Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
12.03.2019

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреатлары турында карар басылды

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреатлары турында карар басылды. Карарда түбәндәге кешеләрнең лауреат булулары турында сүз бара.

Шулай итеп, «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссурасы фестивален оештырган һәм Татарстанның театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен премия Галиәсгар Камал Академия театрының әдәби-драма бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламовка һәм директор Илфир Якуповка бирелде.

Шагыйрь, публицист Канәфи Бадиков Муса Җәлил иҗатын өйрәнүгә һәм пропагандалауга, дәреслекләрне, уку программаларын төзүгә һ. б. зур өлеш керткән өчен лауреат булды.

Балетмейстер Нурбәк Батулла «Әлиф» хореография спектаклендә артист эше өчен бүләкләнде.

Шулай ук бүләкләнүчеләр арасында Татарстанның «Созвездие — Йолдызлык» яшьләр оешмасы сәнгать җитәкчесе Айдар Сөләйманов та бар.

Муса Җәлил исемендәге республика премиясен тапшыру традициясенең күптәнге тарихы бар. 1968 елда ВЛКСМның Татар өлкә комитеты бюросы карары белән яшь авторларның, композиторларның, рәссамнарның иң яхшы әсәрләре, башкару сәнгате, кинематография һәм журналистика өлкәсендәге казанышлары өченшулай ук фәнни — җитештерү һәм педагогик эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен, 1976 елдан башлап, ике елга бер тапкыр бирелде.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Программа Мин Минимисс