Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
03.10.2017

Төньяк кунаклары чәршәмбе кичендә Казан бозын сынап карый

Чәршәмбе кичендә «Яңа Гасыр» каналы хоккей трансляциясе күрсәтә. Континенталь Хоккей Лигасының чираттагы уен көнендә Казанның «Ак Барс» хоккей клубы үз бозында Ханты-Мансийскның «Югра» командасын кабул итә.

Төньяк клубын быелгы сезонда күпләргә таныш Игорь Захаркин җитәкли, аңа тәҗрибәле ярдәмче Николай Борщевский булышлык итә. Ике тренер «Салават Юлаев» клубында бергә эшләү дәверендә зур уңышка ирешә алмадылар, шуның өчен сезон ахырында команда җитәкчелеге алар белән килешүне озайтудан баш тартты.

Ханты-Мансийскта билгеле тандемнан быелгы сезонда зур алгарыш көтелә, чөнки узган ел ахырында КХЛ чемпионаты керткән клублар рейтингы бер команданы да кызганырга уйламый. Кайсы командалар чемпионат тәмамлануга ахыргы өч урында кала, алар чемпионатны калдырырга тиеш була. Мондый алым лиганың сыйфатын арттыру белән беррәттән, боз сарайларына халык аз йөргән яки финанс мөмкинлекләре начар булган командаларны башка «өстерәп йөрмәү» бурычы белән эшләнелә. Шундый сәясәтнең бер нәтиҗәсе булып сезон арасында Новокузнецкның «Металлург» командасын Югары Хоккей Лигасына күчерү мисалы тора. Рейтингта үз хәлен яхшырту өчен «Югра» артык көч түгәргә әзер. Төньяк командасына зур клубларны җиңү аеруча зур баллар өстәргә мөмкин, шуның өчен алар «Ак Барс» белән уенга өстәмә мотивация белән чыгалар.

Искәртеп узыйк, сезонның башы гына булуга карамастан, быелгы сезон барышында «Ак Барс» һәм «Югра» командалары бер-берсенә каршы бер очрашу уздырырга өлгерде инде. 8 нче сентябрь Ханты-Мансийск бозында узган уен 4:2 исәбе белән казанлылар файдасына тәмамланган иде. Командаларның икенче очрашуы җанатарларга нинди уен вәгъдә итә?

Сорауга җавапны сез чәршәмбе, 4 нче октябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында «Ак Барс» һәм «Югра» хоккей клублары арасындагы кызыклы очрашуны карап белә аласыз. Уен трансляциясе 19:00 сәгатьтә башлана.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!