Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.02.2016

Токиода "Аммоний-2" проекты буенча ниятләр турында меморандум имзаланды

Токиода "Аммоний-2" проекты буенча ниятләр турында меморандум имзаланды Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мицубиси Хэви Индастриз» компаниясе директорлар советының рәисе Хидеаки Омия һәм «Соджиц Корпорейшн» компаниясе директорлар советы вице-президенты Такаси Хара белән очрашты, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Татарстан ягыннан очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министы Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, "Аммоний" АҖ директорлар советы рәисе Ренат Ханбиков, "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан ике компания белән дә 2007 елдан бирле актив хезмәттәшлек итә. Ул чакта "Аммоний" комплексын проектлау һәм төзү эшләрен башлау турында килешү имзаланган иде. "Башта күбесе бу проектка ышанмады, аны утопик дип санадылар. Ләкин бергәләшеп без аны гамәлгә ашыра алдык. Сезгә уртак эшебезгә керткән гаять зур өлешегез өчен рәхмәт белдерәсем килә", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Япония компанияләре җитәкчелегенә. 

Ул ассызыклаганча, Россиядә бу предприятиенең әһәмияте зурлыгын заводны  шәхсән РФ Президенты Владимир Путин эшләтеп җибәрү дә сөйли. "Бу Россия-Япония проектлары арасындагы иң уникаль проектларның берсе, - диде Рөстәм Миңнеханов бу уңайдан. - Сезнең мөмкинлекләрегез һәм тәҗрибәгезне саклап калып, алга таба да куллану бик мөһим. Татарстан - нефть эшкәртүче республика, безнең нефть химиясе өлкәсендә проектларыбыз күп. Газ эшкәртү буенча да эшне активлаштырырга кирәк". 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, дөньяда һәм Россиядә ашлама һәм метанол базарлары актив үсә. Тагын бер шундый ук "Аммоний - 2" газ химиясе комплексын төзүгә ихтыяҗ бар. Менделеевскида беренче комплексны төзүдәге тәҗрибә яңа проектны гамәлгә ашыру бәясен һәм вакытын киметәчәк, дигән ышаныч  белдерде Татарстан Президенты. 

Япония хезмәттәшләре, үз чиратларында, Рөстәм Миңнехановны "Аммоний" комплексы ачылу белән котладылар һәм заводның Япония-Кытай консорциумы гамәлгә ашырган проектланың иң уңышлыларның берсе икәнен ассызыкладылар. 

Шуннан "Аммоний -2" проекты буенча ниятләр турындагы меморандум имзаланды. "Аммоний" АҖ директорлар советы рәисе Ренат Ханбиков, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, «Мицубиси Хэви Индастриз» һәм «Соджиц Корпорейшн» компанияләре җитәкчелеге документка имзаларын куйдылар. 

"Аммоний" заводын төзү һәм гамәлгә ашырудагы зур өлеше өчен «Мицубиси Хэви Индастриз» компаниясе директорлар советының рәисе Хидеаки Омия ТР Президенты Рәхмәте белән бүләкләнде. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20