Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
10.07.2017

Томск өлкәсендә быел Сабан туен ике көн уздырачаклар

Томск өлкәсендә быел Сабан туен ике көн бәйрәм итәчәкләр. Милли чара хакында мәгълүмат табу җиңел булсын өчен Томскида яшәүче милләттәшләребез социаль челтәрләрдә хәттә «Сабантуй 2017 Томск» дигән махсус төркем дә булдырган. Анда Сабан туеның кайда, кайчан булуы, нинди автобусларга утырып, бәйрәмгә нинди маршрутлар белән барырга икәнлеге аңлатылган.

15 июль көнне Әүшта авылында Сабан туе 11.30 да башланачак. Кунакларны Сабан туеның күрке булган милли көрәш, атлар чабышы, Себер һәм Татарстаннан артистлар чыгышы көтә.

Икенче көнне, ягъни 16 июльдә сәгать 11.30 да Кара Елга авылы шулай ук милләттәшләрне Сабан туена чакыра. Милли уеннар, милли ризыклардан авыз итү, атлар чыгышы — болар барысы да Томскида яшәүче татарларга һәм өлкә кунакларына тәкъдим ителәчәк.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин