Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.08.2015

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен казанлыларның һәр 4 нчесе бурычлы, бурычы күп җыелганнарны торагыннан чыгару юнәлешендә эш алып барыла

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен казанлыларның һәр 4 нчесе бурычлы, бурычы күп җыелганнарны торагыннан чыгару юнәлешендә эш алып барыла Казанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның бурычы 1 июльгә 2 млрд сумга җиткән. Шул ук вакытта күрсәтелгән ТКХ өчен 6 айдан артык түләмәүчеләрнең, ягъни “таләпләрне явызларча бозучылар”ның бурычы агымдагы ел башыннан 168,3 млн сумга (10 процентка) арткан һәм 1,8 млрд сум тәшкил иткән.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хисап тоткан шәһәр Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин шул хакта бәян итте.

Шул рәвешле, торак-коммуналь хезмәтләр өчен Татарстан башкаласында 50,5 мең гаилә 100 мең сумга кадәр бурычлы, 1,7 мең гаилә 101 мең сумнан 300 мең сумга кадәр, 274 гаилә 301 мең сумнан 600 мең сумгача бурычка баткан. Лицевой счет буенча рекордлы сумма 9 кешелек гаиләдә - 1,3 млн сум. Шуның кадәр бурычка чумган әлеге гаилә Яңа Савин районында гомер итә, өлкәннәре эчкечеләр буларак уңышсыз гаилә санала. Бу очрак буенча гаиләнең бурычын түләттерү турында суд карары бар, ләкин яшәешләре буенча аларны бурычларын каплар дип җитди ышаныч юк, шуңа күрә муниципаль фатирдан гаиләне чыгару буенча иск әзерләнә. “Гомумән, без 6 иск биргән идек, 2сен суд канәгатьләндерде: фатирларыннан кешеләр бүлмәләргә күченәләр була. Хәер, ул кешеләр үзләрен шундый хәлгә җиткергән ки, алар торак шартлары начарайганны сизмәскә дә мөмкин”, - дип сурәтли И.Гыйниятуллин. Шушы 6 иск буенча гомуми бурыч - 2 млн сумга якын. Суд карары белән, 217 мең һәм 477 мең сум бурычлы 2 гаилә 27 кв.м һәм 53 кв.м мәйданлы фатирларыннан 9 кв.м һәм 12 кв.м бүлмәләргә күченә. Тагын 3 гаилә суд тикшерүе барышында 694 мең сумлык бурычын каплаган, 1 иск гаризасы хәзер судта кала бирә.

Шул рәвешле, зур суммада бурычы булган гаилә муниципаль фатирдан урамга түгел, ә торак шартлары начаррак булган торакка мәҗбүри күчерелә, андые да Торак кодексы нормаларына җавап бирә (гаиләдә кеше башына кимендә 6 вк.м карала). Бушаган фатир исә чират көткән гаиләгә Торак сәясәте идарәсе аша бирелә, дип аңлата ул. Биредә күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен 6 ай буенча исәпкә алырлык сәбәпсез түләмәүчеләр турында сүз бара.

Хәзерге вакытта Казанда муниципаль торак 10 процент кына, шәһәр буенча ТКХ өчен бурычлыларның 43 проценты – шушы муниципаль торакларда яшәүчеләр. Димәк, торакны наймга алучыларның бурычы шәһәр буенча караганда гаять зур. Муниципалитет, үз чиратында, алар аркасында идарәче компанияләргә муниципаль торакны карап тоту буенча күрсәтелгән хезмәтләр өчен бурычлы, чөнки бюджетка торак наймыннан килгән акча тулысынча Татарстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалык фондына күчерелә һәм ул капремонтта катнаша, муниципаль торакны наймга биргән өчен күп фатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү программасын финанслашу буенча шәһәр үзенең йөкләмәләрен үтәми булып чыга. Бурычлар җыелуы күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына да тулаем тискәре йогынты ясый. Бурычлылар мәсьәләсендә бу хәлне төзәтү йөзеннән, наймга бирелгән торакта яшәүчеләргә карата суд аша, милекчеләргә карата су, электр ресурсларны өзү, канализацияне ябу кебек чаралар күрелә, шулай ук судка мөрәҗәгать итү кебек законлы чаралар карала. Торак-коммуналь хуҗалык оешмалары ел да судларга бурычлыларга карата дистә меңнән артык иск белән мөрәҗәгать итә. Суд приставлары исә бурычлыларның милекләренә арест салу юлы белән тәэсир итә, шулай ук ЮХИДИ хезмәте белән берлектә “Мобиль пристав” программа комплексы ярдәмендә юлда бурычлы кешенең автотранспортын туктатып, бурычын түләмәсә, транспорт чарасына арест салына.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20