Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
23.10.2017

“Төп йорт” фестивале гаилә ансамбльләрен барлый

«Төп йорт» («Отчий дом») Татарстанда яшәүче халыкларның гаилә ансамбльләре фестиваль-конкурсның 4 зона туры уза. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына фольклор музыка белгече, «Төп йорт» проектынның жюри рәисе Эльмира Каюмова хәбәр итте.

«Узган шимбә Алексеевск районында чираттагы зонатуры узды, — ди Эльмира Каюмова. —  Биредә 5 номинация буенча («фольклор», «музыка коралларында уйнау», «вокал», «хореография», «декоратив-гамәли сәнгать») Нурлат, Яңа Чишмә, Әлки, Спас, Чистай һәм Алексеевск районнарыннан 19 гаилә үз осталыгын күрсәтте. Араларында татар, рус, чуаш халыклары вәкилләре дә катнашуы аеруча сөендерә. Кызыклы чыгышлардан — «Бахор» үзбәк биюен атар идем. Аны «Әби һәм онык» («Бабушка и внучка») гаилә дуэты башкарды.

Исегезгә төшереп узабыз: «Төп йорт» («Отчий дом») фестиваль-конкурсы Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырыла. Алдагы зона туры 28 октябрьдә Азнакайда булачак. Йомгаклау туры һәм Гала-концерты — 25 ноябрьдә Питрәч район үзәгендә узачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин