Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.03.2016

ТР Аграр министрлыгында яшелчә һәм җиләк-җимеш культуралары үстерү технологияләре мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Кичә Казан үзәгендәге Игенчеләр сараенда яшелчә һәм җиләк-җимеш культуралары үстерү технологияләре мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм “Ягодная долина” ҖЧҖ (җитәкчесе - Илдар Ситдыйков) тарафыннан оештырылды.

Семинарда республиканың крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнашты, анда яшелчә культурасын (томат, кыяр, борыч, кабак, күчәнле кәбестә һәм пекин кәбестәсе), тәмләткеч үләннәр (петрушка, укроп, яшел суган, руккола һәм базилик) үстерү үзенчәлекләре буенча чыгышлар тыңланды.

«Энза Заден Россия» фирмасы белгечләре Урта Идел буе шартларына җайлаштырылган яшелчә һәм яшел культураларның бүгенге гибридларына аналитик тикшерү нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

Чара барышында исә су сибеп, шул исәптән тамчылы сугару юлы белән яшелчәләр үстерүнең икътисади нәтиҗәлелеге, яшелчә һәм җиләк-җимеш продукциясе җитештерүдә импортны алыштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Җирләрне сугару һәм Россия заводларында эшләнгән су сиптерү җайланмаларын сатып алу мөмкинлеге катнашучыларда аеруча кызыксыну уятты. Мондый җайланманы тәкъдим итүчеләр төрле типтагы сугару системалары, аларның функцияләре һәм өстенлекләре турында сөйләделәр. Алар арасында - тамырга су җибәрү системалары, боҗрасыман һәм барабанлы агрегатлар. Хәзер күп җирдә тамчылы сугаруга күчәләр. Мондый технология суга һәм минераль ашламаларга чыгымнарны киметә, бөтен мәйданга су сиптерү мөмкинлеген бирә һәм сыйфатлы товар продукциясенең чыгышын арттыра.

Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20