Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.01.2016

ТР агросәнәгать комплексы вәкилләрен авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда куркынычсызлык ысулларына өйрәтәләр

ТР агросәнәгать комплексы вәкилләрен авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда куркынычсызлык ысулларына өйрәтәләр: 18 гыйнвардан Татарстанның Балтач районында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча укулар уза, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Бигрәк тә агросәнәгать комплексының төп эшче һөнәрләре хезмәтне саклау өлкәсендә белемне күтәрүгә зур игътибар бирелә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләрен куркыныч һәм зыянлы производство факторлары белән таныштыралар. Курсларда катнашучылар үсемлекчелек, терлекчелек, шулай ук авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм минераль ашламалар куллану таләпләрен һәм кагыйдәләрен үзләштерәчәк.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләрен шулай ук зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтергә дә өйрәтәчәкләр.
Укулар барышында механизаторлар һәм сыер савучылар өчен аерым лекцияләр каралган. ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе вәкилләре, ТР Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе хезмәткәрләре һ.б. белән очрашулар узган.
Белем дәрәҗәсе яхшы булган ТР агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре эшкә тотына алачак, ә имтиханны бирә алмаучыларның белемнәрен кабат тикшерәчәкләр.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20