Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.04.2015

ТР агросәнәгать вәкилләрен җир һәм милек мөнәсәбәтләрен көйләргә өйрәтәләр

8-10 апрельдә ТР агросәнәгать вәкилләрен икътисадның аграр секторы җир һәм милек мөнәсәбәтләрен көйләргә өйрәтәләр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан агробизнес кадрларын яңадан хәзерләү институтытында белдерделәр.
Шулай итеп, ТР муниципаль районнары Башкарма комитетлары, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, агрохолдинглар белгечләре Казанга укырга киләчәк. Алар алдында ТР авыл уҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан агробизнес кадрларын яңадан хәзерләү институты белгечләре чыгыш ясаячак.
Докладчылар җир-милек мөнәсәбәтләрен хәл итү һәм тәртипкә салу, яңа закон буенча җир участокларын рәсмиләштерү үзенчәлекләре буенча программалы чаралар комплексына аерым игътибар бирәчәк. Икътисади санкцияләр шартларында икътисадның аграр секторы нәтиҗәлелеген һәм көндәшлелеккә сәләтлелеген күтәрү мәсьәләләре дә игътибар үзәгендә булачак.
Авыл хуҗалыгында кризиска каршы чаралар формалаштырганда һәм гамәлгә куйганда, җир һәм милек мөнәсәбәтләрен көйләү принцибы мөһим булып тора.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20