Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.01.2015

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында чит ил техникасы өчен үзебездә запас частьләр җитештерү мәсьәләсе каралды

Татарстан заводларына деталь һәм запас частьләр үрнәкләрен тәкъдим иттеләр. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында чит ил техникасы өчен үзебездә запас частьләр җитештерү мәсьәләсе буенча фикерләштеләр, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз: читтән кертелә торган товарларны алмаштыру шартларында Татарстан заводлары чит ил авыл хуҗалыгы машиналары һәм агрегатлары өчен запас частьләр эшләүгә керешә. Бу чит илдән алынган техникалар язгы кыр эшләре вакытында тик тормасын өчен эшләнелә.

Киңәшмә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техника сәясәте буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов рәислегендә узды. Бу чарада ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев, “Татагролизинг” ААҖ, ТР сәнәгать предприятиеләре вәкилләре, дилерлар һәм авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүчеләр, агрохолдингларның баш инженерлары катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар республика сәнәгать предприятиеләренә запас частьләр әзерләү өчен заказлар бирү буенча сөйләшү алып барды. Җитештерүче заводлар вәкилләренә өйрәнү һәм үзләштерү өчен үзенчәлекле детальләр һәм запас частьләр үрнәкләре тәкъдим ителде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20