Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.01.2016

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында КХР белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында КХР белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында КХР белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Синьцян-Уйгур автономияле районы делегациясе ТР агросәнәгать комплексындагы кайбер объектларда булды, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Аерым алганда, делегация "Татагролизинг" ААҖендә булды, анда авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү һәм бу өлкәдә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Татарстанга сәфәр кылу кысаларында Синьцян-Уйгур автономияле районы делегациясе  делегациясе “Вятка” индустриаль паркында, Мамадыш муниципаль районы агрофирмаларында һәм эре мөгезле терлекләр үрчетү фермаларында, Лаеш муниципаль районында теплица комплексларында, "Казан" агросәнәгать паркы»ААҖендә һәм башка предприятиеләрдә булуны планлаштыра.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20