Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.06.2016

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның туган көне

 Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов 1954 елның 16 июнендә ТАССРның Арча районының Хәсәншәех авылында туган.

Кенә урта мәктәбеннән соң, 1976 елда Казан ветеринария институтында ветеринария табибы белгечлеге ала, 1988 елда Саратов югары партия мәктәбен тәмамлый. Балтач районы хуҗалыкларында һәм учреждениеләрендә эшли. 1976 елда студент елларында ук үзе практика үткән Чапаев исемендәге колхозга баш ветеринария табибы булып эшкә килә һәм 2 ел хезмәт куя, 1978-1983 елларда “Алга” колхозы рәисе була. 1983-1990 елларда – КПССның Балтач райокомы икенче, аннары беренче секретаре. 1990 елдан М.Әхмәтов – Балтач район советы халык депутатлары рәисе, аннары 1991-1999 елларда – хакимият башлыгы, 1992-1999 елларда – Балтач хакимияте башлыгы һәм район Советы рәисе. 1999 елның маеннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булып эшли.

Марат Әхмәтов – авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТРның һәм РФның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, ТРның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты.

 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20