Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.01.2016

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы үсемлекчелек продукциясенең товарлыгын һәм җитештерү күләмен арттыру буенча чаралар тәкъдим итте

ТР Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үсемлекчелек продукциясенең товарлыгын һәм җитештерү күләмнәрен арттыру буенча чаралар тәкъдим итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.

Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, финанс авырлыклар һәм начар һава торышы шартларына карамастан, 2015 елда республиканың аграр секторы 105 %ка авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмен тәэмин итә алды, ә игенчелектә - 110 %ка.

Игенчелек тармагы республикада күбесенчә терлекчелек нәтиҗәлеген арттыруга эшли. Шул ук вакытта товарлык һәм үсемлекчелектән керем түбән дәрәҗәдә кала. "2015 ел нәтиҗәләре буенча тармак буенча акчалата керем 24 млрд сум тәшкил итә, якындагы елларда безгә 45 млрд сумга чыгарга кирәк. Безнеңчә, бурычны үтәп була. Әйтик, кукурузны бөртеккә 600 мең тонна күләмендә җыеп була - бу без үтәрлек дәрәҗә. Үзкыйммәте, бөртеклеләр белән чагыштырганда, 1,5, ә кайчак 2 мәртәбә ким булган 4 млрд сумлык продукция турында сүз бара. Ә бу, үз чиратында, сөт һәм итнең рентабельлелегенә тәэсир итә", - дип саный Марат Әхмәтов.

Министр хәбәр иткәнчә, узган елда шикәр чөгендеренең җыелган тулаем күләме 2 млн тонна тәшкил итте. 253 мең тонна шикәр комы җитештерелде. Республиканы тулысынча шикәр белән тәэмин итеп, республика аграрийлары 100 мең тонна продукцияне Татарстаннан читкә чыгара, дип билгеләде ул. "Заводларны реконструкцияләү эшләре барса да, без беренче кат вакытында артык продукция җитештерә алдык. Зәй һәм Нурлаттагы заводлар яңа елга хәтле, ә Буадагысы гыйнвар аеның беренче декадасында эшне тәмамладылар", - диде ул.

Быел республикада шикәр чөгендерен 65 мең гектар басуда утырту планлаштырыла. Уңышлылыгы гектарыннан 400 центнер булганда уңышны җыю күләме 2,5 млн тонна тәшкил итәргә мөмкин.

Үсемлекчелек продукциясенең товарлыгын һәм җитештерү күләмнәрен арттыру максатында, Марат Әхмәтов шулай ук рапс һәм көнбагышны утырту мәйданнарын арттыртуны тәкъдим итте.

"Якындагы елларда майлы орлыкларны җитештерү күләмен 600 мең тоннага кадәр җиткерергә кирәк. Хәзерге бәяләр шартларында керем 9 млрд сумнан артырга мөмкин. Сату буенча безнең авырлыклар юк. Үз май экстракциясе заводыбыз бар, аны үз чималыбызны кулланып эшләтергә кирәк", - диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Үрнәк өчен Марат Әхмәтов Әлки районының "Хузангаевский" ҖЧҖ эшен билгеләде. "2700 гектар җирдә көнбагыш утыртып, алар 5,4 мең тонна продукция җыйган. Рентабельлек 100 % тан артык. Үз май сыгу заводлары була торып, әзер майны сатып, аларның әлеге сегментта керемнәре тагын да артык", - дип әйтте ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Ахырда министр һәр районны үзенең урынбасарларына күзәтергә кушканын хәбәр итте, алар урында хуҗалык алып баручыларга көнбагыш һәм рапсның уңай якларын җиткерергә тиешләр.

Киңәшмәгә йомгаклар ясап, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ТР авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең төп бурычлары - терлекчелек һәм үсемлекчелектә икътисадый нәтиҗәлекне арттыру. Шулай ук ул майлы культураларны җыюны тизрәк тәмамларга һәм кырларда югалтуларны киметү буенча чаралар үткәрергә йөкләде, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20