Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.06.2015

ТР - "Балаларга өстәмә белем бирү системасының яңа моделе" проектының пилот төбәкләре арасында

ТР - "Балаларга өстәмә белем бирү системасының яңа моделе" проектының пилот төбәкләре арасында  Татарстан Республикасы Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының "Балаларга өстәмә белем бирү системасының яңа моделе" проектын тормышка ашыру өчен пилот төбәкләренең берсе булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Бүген XIX Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында, бер яктан СИА һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, икенче яктан Татарстан Республикасы, Алтай крае һәм Ханти-Манси автономияле округы арасында хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды.

Килешүгә кул куяр алдыннан "Балаларга өстәмә белем бирү системасының яңа моделе" стратегик башлангычы презентацияләнде, аны проект лидеры Марина Ракова тәкъдим итте.

СИА генераль директоры Андрей Никитин хәбәр иткәнчә, әлеге инициативага бүгенге көндә ихтыяҗ зур. Бөтен кеше дә иртә һөнәри юнәлеш алуның мөһимлеген аңлый, әмма гамәлләрдә билгеле күләм төрлелек бар, дип билгеләп үтте. Гәрчә төбәкләр һәм зур компанияләр бу юнәлештә хәрәкәт итсә дә. А.Никитин сүзләренчә, балаларга өстәмә белем бирүдә бертөрлелек күзәтелә: нигездә бу музыка яки спорт түгәрәкләре, ә инженер юнәлешләр бик аз. "Безнең бурыч - балансны тигезләү, балалар технопарклары челтәрен булдыру", - дип белдерде ул. Әлеге инициатива пилот төбәкләрдә сынала, ә алга таба федерациянең башка субъектларына да таратылачак.

РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов искәртеп узганча, бүгенге көндә илдә өстәмә белем бирү системасы дәүләт җаваплылыгында, аның билгеле күләм бюджеты бар. Аның сүзләренчә, 2015 елда дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган секторлар үсеше өчен мөмкинлекләр бирүче карарлар кабул ителәчәк, дустанә мохит оештырылачак.

Аннары СИА һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы арасында инициатива кысаларында хезмәттәшлек итү турындагы килешү имзаланды, документка СИА генераль директоры Андрей Никитин һәм РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов кул куйды.

Төбәкләр ягыннан килешүне Алтай крае губернаторы Александр Карлин, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Ханти-Манси автономияле округы губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Наталья Комарова имзалады.         

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20