Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.01.2015

ТР буенча Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык идарәсенә яңа җитәкче тәкъдим ителде

 1 гыйнвардан Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның ТРдагы территориаль идарәсен Гөлнара Сергеева җитәкләде. Бүген коллективка яңа җитәкчене республика Премьер-министры Илдар Халиков һәм Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык җитәкчесе Ольга Дергунова тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Территориаль идарә хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, Ольга Дергунова Татарстанда федераль дәрәҗәдәге вазифаларга билгеләнгән күп професионаллар тәрбияләнүен билгеләп үтте. Идарәнең элеккеге җитәкчее Елена Паткина Мәскәү өлкәсенә эшкә күчкән. "Татарстан идарәсен шундый тәҗрибәле кеше җитәкләве минем өчен бик сөенечле", - дип белдерде О.Дергунова.

Гөлнара Сергееваның әһәмиятле сыйфатлары арасында ведомство башлыгы юридик белеме һәм икътисади өлкәдә идарә тәҗрибәсе булуны атады. "Гөлнара Сергееваның тагын бер әһәмиятле сыйфаты  - коллективта эшли белү, - дип ассызыклады Ольга Дергунова. - Болар барысы да сезнең аның җитәкчелегендәге команда яңа уңашларга ирешүгә өметләнергә мөмкинлек бирә".

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков үз чиратында, республика җитәкчелеге Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның ТРдагы территориаль идарәсе коллективы эшен югары бәяли, дип белдерде. Аның сүзләренчә, бүген Татарстан Президенты белән булган очрашуда нинди дә булса хәл ителмәгән мәсьәләләр юк, дип билгеләп үтелгән.

Илдар Халиков Гөлнара Сергееваны 10 елдан артык белүен әйтте һәм аңа символик портфельне тапшырып,  яңа вазифасында уңышлар теләде.

Гөлнара Сергеева үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм үз кандидатурасын хуплаган РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичка рәхмәт белдерде. "Мин идарә каршындагы бурычларның җитдилеген аңлыйм һәм коллективның ярдәменә өметләнәм", - диде идарәнең яңа җитәкчесе.

Белешмә өчен. Гөлнара Сергеева 1960 елныд 5 июнендә ТАССРның Биектау районы Дөбъяз авылында туган. 1982 елда "хокук белеме" белегечлеге буенча Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның ТРдагы территориаль идарәсе җитәкчесе вазифасына билгеләнгәнче, 2011 елдан башлап ТР буенча РФ Юстиция министрлыгы идарәсен җитәкләгән.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20