Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.05.2015

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында Җиңү көненә багышланган митинг-парад уздырылды

 ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мемориаль үзәге территориясендә Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган митинг-парад уздырылды. Тантаналы чарада ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов (Нагуманов), РФ ЭЭМның Казан юридик институты башлыгы Фоат Зиннуров, “Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) комитеты” иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев, шулай ук озак еллар буе Татарстанның эчке эшләр органнары сафларында хезмәт куйган 40тан артык Бөек Ватан сугышы ветераны һәм тыл хезмәтчәне катнашты.

Артем Хохорин митинг-парадта катнашучыларны сәламләп, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе һәм шәхсән үзе исеменнән якынлашып килгән Җиңү көне белән тәбрикләде. Ул Бөек Ватан сугышының кешелек тарихына иң рәхимсез, канкойгыч, шул ук вакытта иң героик сугыш буларак кереп калуын ассызыклап: “Моңарчы дөньяның андый батырлык һәм фидакарьлек үрнәкләрен күргәне юк иде, – диде. – Дистә еллар узганнан соң да без Ватанны һәм бөтен Европаны фашизмнан коткару барәбәренә гомерен корбан иткән мәңге яшь калучыларның сынаулы карашын тоябыз шикелле”. Артем Хохорин чарада катнашучы булачак хәрбиләргә – суворовчыларга, курсантларга мөрәҗәгать итеп, аларны ватан иреге хакына үзен аямыйча көрәшкән өлкән буын вәкилләренә лаеклы алмаш булырга өндәде. “Кадерле ветераннарыбыз! Сез – безнең тере вөҗданыбыз, без исә – фронтта гаҗәеп зур сынаулар аша узып, Бөек Җиңүне бүләк иткән солдатка карата хөрмәт һәм ярату хисләрен яшь буынга тапшырырга бурычлы дәвамчыларыгыз. Без сезнең үрнәктә яшәргә һәм илебезне яратырга өйрәнәбез”, – дип сөйләде ТР буенча эчке эшләр министры.

Бөек Ватан сугышы ветераны, отставкадагы эчке хезмәт подполковнигы Борис Ботов та чарада катнашучыларны якынлашып килгән бәйрәм белән котлап, яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына һәм шәхсән Артем Хохоринга зур рәхмәт белдерде.

Әхәт Юлашев Җиңүнең зур югалтулар бәрабәренә яулануын ассызыклап: “Сугыш елларында 700 меңләп татарстанлы фронтка китте, әмма аларның яртысына гына туган илгә кире әйләнеп кайту насыйп булды. Сугыштан соң илнең халык хуҗалыгын торгызу йөге яу кырларыннан әйләнеп кайтучылар җилкәсенә төште. Алар әлеге бурычны да җиренә җиткереп башкарды”, – дип сөйләде.

Катнашучылар алдында Алабуга Суворов училищесында тәрбияләнүче Артем Баранов та чыгыш ясады. “Дистәләгән еллар уза, буыннар алмаша, әмма милләтләр бердәмлеге, хәрби дан һәм батырлык символы – Бөек Җиңү Ватаныбыз елъязмасына мәңгегә уелган. Без илебезне фашизмнан коткарган бабаларыбыз батырлыгын беркайчан да онытмаячакбыз. Бүген без Ватан иреге һәм бәйсезлеге өчен рәхимсез яуларда башын салучыларның якты истәлеге алдында баш иябез, – диде ул һәм һәм ветераннарга игътибарлы булу, алар турында кайгырту яшь буынның изге бурычы булуын билгеләп узды. – Без җиңүче-солдатлар яулап алган иң кыйммәтле әйберләрне –Тынычлык, Ирек һәм Бөек Ватанны сакларга тиеш”, – дип өстәде суворовчы.

Тантаналы чара кысаларында Бөек Ватан сугышы елларында Ватан иреге һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә һәйкәл ачылды. Аны ачу хокукы Бөек Ватан сугышы ветераны, отставкадагы эчке хезмәт подполковнигы Габбаз Әхмәтшинга, РФ ЭЭМның Казан юридик институты курсанты Эльза Гомәрова һәм Алабуга Суворов училищесында тәрбияләнүче Егор Симоновка тапшырылды. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Мәдәни үзәге эстрада оркестры башкаруындагы “Җиңү” маршы көенә күккә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы рәсми символы булган 70 ак күгәрчен очырылды.

Шуннан соң яңа ачылган һәйкәлгә гирлянда салынды, митинг-парадта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны 1 минутлык тынлык белән искә алды.

Күрсәтелгән батырлыклары һәм фидакарьлекләре, хокук тәртибен саклауга керткән шәхси өлешләре өчен министрлык хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары Михаил Горский, Юрий Сапрыкин, Салих Минушевның ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мактау китабына кертелүе турындагы таныклыклар аларның туганнарына тапшырылды.

Белешмә өчен: хәзерге вакытта ТР буенча ЭЭМ патронажында Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм инвалид булган 72 кеше һәм аларга тәңгәлләштерелгән 31 ветеран, тагын блокададагы Ленинградта яшәгән 1кеше, Бөек Ватан сугышында тормыш иптәшен югалткан 208 тол исәпләнә - алар әлеге системада эшләгән элеккеге хезмәткәрләр.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20