Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.03.2016

ТР Дәүләт Киңәшчесе Болгар тарихи-археологик комплексында булды

ТР Дәүләт Киңәшчесе Болгар тарихи-археологик комплексында булды Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарихи-археологик комплексында булды. Ул анда Болгар ислам академиясе һәм мунча комплексы белән "Кол Гали" кунакханәсен төзү буенча күчмә утырыш уздырды.

Киңәшмә Болгар ислам академиясенең төзелеш мәйданчыгын караудан башланды. Академия комплексы Ак мәчеттән көньяк-көнчыгыштарак урнашачак. 

Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, ЮНЕСКО кагыйдәләре буенча, комплекс тарихи зона артында төзелә һәм анда Ак мәчет төп бина булып кала. Хәзер мәйданчыкта төзелешкә әзерлек эшләре бара. Болгар ислам академиясенә истәлек ташы 2016 елның 21 маенда, "Изге Болгар җыены" кысаларында Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам динен кабул иткән көндә, салыныр дип ниятләнә.

Минтимер Шәймиев искәрткәнчә, 2015 елның 4 ноябрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын төзекләндерү турында"гы указны имзалады. Ике проект та "Яңарыш" фонды ярдәме белән тормышка ашырыла. Алданрак «Татинвестгражданпроект» ДУП үзәкләштерелгән дини оешмалар тәкъдимнәрен истә тотып эшләгән Болгар ислам академиясе проекты ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә тәкъдим ителде. Алар проектны хуплады.

Болгар ислам академиясен төзү фикерен РФ Президенты Владимир Путин да хуплаган. Академия гомумроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге дини-мәгариф һәм дини-агарту үзәге булачак.

Бүгенге киңәшмә барышында академия төзелешен башлау, шулай ук "Изге Болгар җыены"н үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре турында фикерләштеләр.

Аннары Минтимер Шәймиев һәм аны озатып йөрүчеләр мунча комплекслы кунакханә төзелеш мәйданчыгында булды. Әлеге объектка нигез ташы былтыр 27 апрельдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында салынды. 

Хәзер төзүчеләр 300 урынга исәпләнгән кунакханә төзи. Корылмаларның биеклеге ЮНЕСКО кагыйдәләренә нигезләнеп чикләнгән. Эшләр «Korston Group» идарәче компаниясе вәкилләре тәкъдимнәрен истә тотып алып барыла. Комплексны 2017 елның июнь аенда төзеп бетерү ниятләнә. Проектның инвесторлары - «Татнефть» ГАҖ һәм «ТАИФ» ААҖ.

ТР Дәүләт Киңәшчесен Болгарга эш сәфәрендә  ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Яңарыш" фондының башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Алексеевскдорстрой» ҖЧҖ генераль директоры Фоат Вәлиев, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, "Корстон-Казан" ҖЧҖ генераль директоры Рәис Мөбарәкҗанов, "Грань" ҖЧҖ төзелеш компанияләре төркеме генераль директоры Леонид Анисимов, Болгар музей-тыюлыгы директоры Фәргать Мөхәммәтов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, "Татинвестгражданпроект» ДУП,  "ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе" ДКУ вәкилләре озата йөрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20