Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.11.2015

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев язучы Эдвард Радзинский белән очрашты

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев язучы Эдвард Радзинский белән очрашты ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә Россиянең танылган язучысы, драматург Эдвард Радзинский белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Эдвард Радзинский исә Казанга 16 ноябрьдә килде, республика башкаласының күренекле урыннарында булды: Казан Кремле, Бауман урамы, Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында концерт, В.И. Качалов исемендәге Рус зур драма театрында спектакль карады. Кичә “Корстон” комплексында аның “Серле Россия” циклыннан “Хатын-кызлар патшалыгы” дигән иҗат кичәсе зур уңыш белән узды.

Бүгенге очрашу язучының иҗат кичәсеннән алган тәэсирләре белән уртаклашудан башланды. Эдвард Радзинский билгеләп үткәнчә, аңа Казан халкы бик ошаган, аның чыгышын зал тын калып тыңлаган. Ул шулай ук Казан шәһәренә соклануын белдерде. Республика җитәкчеләренең мәдәният өлкәсенә актив ярдәм итүләре күренә, диде ул.

Минтимер Шәймиев кунакка “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” мәдәни-тарихи проекты һәм “Яңарыш” фондының эшчәнлеге турында сөйләде.

Очрашу барышында Минтимер Шәймиев һәм Эдвард Радзинский, нигездә, X-XVI йөзләрдә борынгы Болгар дәүләте һәм Зөя утрау-шәһәрлегенә кагылган вакыйгалар турында сөйләштеләр.

Эдвард Радзинский очрашудан соң Зөя утрау-шәһәрлегенә бару теләген белдерде.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

1. Незарегистрированный пользователь  Аноним (Гость)
25.11.2015 в 18:06

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20