Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.04.2015

ТР Дәүләт Советы депутатлары РФның янгынга каршы законына үзгәрешләр кертү башлангычы турында фикерләште

ТР Дәүләт Советы депутатлары РФның янгынга каршы законына үзгәрешләр кертү башлангычы турында фикерләште  2007-2014 елларда Россиядә файдаланышка тапшырылган эре сәүдә үзәкләрендәге янгыннар саны 865 тән 909га җитеп арткан. 2012-2015 елларда исә эре сәүдә үзәкләрендә килеп чыгып, кешеләр тормышына зыян салган 5 янгын очрагы теркәлгән, шул исәптән Казанда да.

Моңа бәйле рәвештә, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы “Россия Федерациясенең янгын куркынычсызлыгы буенча закон актларына үзгәрешләр кертү турында” закон инициативасы белән Дәүләт Думасына чыгарга тәкъдим итә. Бу хакта бүген ТР парламентының законлылык һәм хокук тәртибе комитетының Шакир Яһудин рәислегендә узган утырышында фикер алышу булды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова да катнашты.

 ТР гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко хәбәр иткәнчә, 294 нче номерлы “Дәүләт контролен уздырганда юридик затлар һәм эшкуарларның хокукларын яклау турындагы” федераль закон буенча янгын сүндерүчеләр, төзелә яки төзекләндерелә торган объект файдаланышка тапшырылганга кадәр һәм файдаланышка тапшырылганнан соң өч ел үтмичә, тикшерү эшләре алып бара алмый. Шуңа бәйле рәвештә, Николай Суржко законга үзенчәлекле статуска ия булган саклану объектлары (“объекты защиты особого статуса”) терминын кертергә тәкъдим итте. Аларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, картлар йортлары, кунакханәләр, ял йортлары, шифаханәләр, хастаханәләр, тулай тораклар, театрлар, китапханәләр, бию заллары, музейлар һ.б. объектлар керә. Шулай ук мәйданы кимендә 3,5 мең квадрат метрны тәшкил иткән биналарга да шундый статус бирергә кирәк, дип саный ул. Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары, янгын куркынычсызлыгын үтәмәүчеләргә карата санкцияләрне дә кырыслатырга тәкъдим итә һәм гамәлдәге законның беренче 4 пунктына да үзгәрешләр кертеп, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозучыларга җәза рәвешендә, файдаланышта булган объектларның эшчәнлеген 90 көнгә туктатып торуны сорый.

Аның сүзләренчә, тиешле күзәтү органнары тарафыннан соңгы 2 елда 12 меңнән артык тикшерү уздырылган. 7 мең тикшеренү барышында янгын куркынычсызлыгын бозуның 100 меңнән артык очрагы теркәгән. 10 меңнән артык планнан тыш тикшеренүләр бу санкцияләрнең 25 меңнән күбрәге үтәлмәвен күрсәтә. “Җәзаларны кырыслаткан очракта, объект хуҗалары бу эшкә җаваплырак карар иде”, - ди Николай Суржко.

“Татарстан Республикасының “Янгын куркынычсызлыгы турында һәм “Татарстан Республикасында ирекле янгын куркынычсызлыгы” турында законның үтәлүе” хакында сөйләгәндә, ТР гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Татарстанның Арча, Яшел Үзән районнарында ирекле янгын сүндерүчеләр иҗтимагый оешмасын булдыру кирәклеген искәртте. Шулай ук Зөя утравында, янгын чыга калса, утрау-шәһәрчектә янгын сүндерүчеләр посты булмауны да ассызыклады ул. “Машина бар, кешеләр бүлеп бирелгән, әмма бу финанслауга кайтып кала һәм әлегә Зөядә янгын сүндерүчеләр постын булдыру планда гына кала бирә”, - диде ул.

Утырышта шулай ук җәмәгать судьяларын сайлап кую, яшүсмерләрнең җенси кагылгысызлыгы буенча тәрбия эшләре алып бару һ.б. мәсьәләләр дә каралды. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20