Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.02.2016

ТР Дәүләт Советы комитетларының язгы сессиядә планнары зурдан

ТР Дәүләт Советы язгы сессиядә 5 утырыш уздыруны планлаштыра. Аларның беренчесе 11 февральдә узачак. Бу хакта бүген Татарстан парламентында ДС секретаре Лилия Маврина хәбәр итте.

Ул 11 нче февральдә узачак утырышның көн тәртибенә 37 мәсьәлә чыгарылуын, депутатлар өстәмәләре, тәкъдимнәре белән көн үзәгендәге мәсьәләләрнең күбрәк булырга мөмкинлеген дә әйтте.

Лилия Маврина әйтүенчә, язгы сессиядә башкарма хакимият органнарының 2015 нче елдагы эше турында хисап тыңлау төп мәсьәләләрнең берсе булачак. “Депутатлар Хөкүмәт эше буенча 54 сорау юллады, алар халык мөрәҗәгатьләреннән, гражданнарны кабул итүләрдән, сайлаучылар белән очрашулардан чыгып тупланган. Хөкүмәт хисабы буенча фикер алышу барышында аларга җаваплар алыначак, ТР җитәкчелеге чыгыш ясаячак”, - дип белдерде ТР Дәүләт Советы секретаре.

“Язгы сессиянең көн тәртибенең өчтән берен контроль мәсьәләләр алып тора. Фәрит Мөхәммәтшин йөкләмәсе буенча, һәр утырышта комитетлар контроль сорауларны чыгарачак. Бу – Министрлар Кабинеты, Хисап палатасы, Эчке эшләр министрлыгы, Кеше хокуклары, Бала хокуклары, Эшкәмәкәрләр хокуклары буенча вәкаләтлеләр хисаплары”, - дип белдерде Лилия Маврина.

Аның сүзләренә караганда, язгы сессия чорында закон чыгаруны формалаштыру буенча тыгыз эшчәнлек көтелә. Барлыгы 36 закон проекты кертеләчәк. Моннан тыш, Дәүләт Советында карауда элек кертелгән 27 закон проекты бар.

Лилия Маврина сүзләреннән аңлашылганча, язгы сессиядә депутатлар техника һәм машиналар производствосында импортны алмаштыру мәсьәләсендә 2030-стратегиясе положениеләрен гамәлгә ашыру, янгын куркынычсызлыгы, территориаль иҗтимагый үзидарәне оештыру, җәмәгать тәртибе, энергия нәтиҗәлелеге, туризм, торак төзелеше һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышачак.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты март аенда янгын куркынычсызлыгы, ирекле янгын сагы турында закон проектын караячак, апрель аенда Яр Чаллыда күчмә утырыш көтелә. Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты торак-коммуналь хуҗалыгында энергия нәтиҗәлелеге турындагы сорауны караячак. Май аенда шушы ук комитет республикада туризм үсеше перспективаларын тикшерәчәк. Июнь аенда торак программалары карауга чыгарыла.

“Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты квартал саен ярдәмче шәхси хуҗалыклар үсеше өчен дәүләт ярдәм күрсәтү соравын карарга ниятләде”, - диде Маврина.

ДС секретаре әйтүенчә, март аенда депутатлар күп балалы гаиләләргә бирелә торган җир участоклары инфраструктурасын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар турында сөйләшергә җыена. “Безнең карашка, бу бик әһәмиятле тема, чөнки законны кабул итүен иттек, әмма бар җирдә дә инфраструктура белән тәэмин итү мөмкинлеге юк. Күп балалы гаиләләрнең газификация яки башка коммуникацияне үткәрү өчен акчасы юк, шуңа күрә бу мәсьәләне комитетта күтәрәчәкбез”, - диде. Апрель аенда Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетында урманнарны яңадан җитештерү, саклау өлкәсендә закон үтәлеше, шулай ук бу максатларга юнәлдерелгән бюджет чараларын куллану нәтиҗәлелеге мәсьәләсе каралачак. Май аенда авыл хуҗалыгы тармагында кадрларның квалификациясен күтәрү чаралары һәм аларны эш урыннары белән тәэмин итү, июнь аенда су саклау зоналарының һәм сулыкларның яр буе саклау полосаларының экологик торышы мәсьәләсе күтәреләчәк.

Лилия Маврина сүзләренчә, Социаль сәясәт комитеты һәр утырышта контроль мәсьәләләрне карарга җыена. Мартта медицина реабилитациясе, апрельдә халыкның мәшгульлеге өлкәсендә яшьләрнең профессиональ ориентациясе һәм аларны эшкә урнаштыру буенча законны гамәлгә ашыру, июнь аенда социаль ятимлекне кисәтү буенча профилактик, социаль-педагогик эшне оештыру буенча фикер алышулар булачак.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында март аенда Татарстанда укытыла торган дини дисциплиналар буенча уку-методик әсбаплар турында “түгәрәк өстәл” утырышында яңгыраган тәкъдимнәрнең тормышка ашырылуы тикшереләчәк. “Шул рәвешле, без комитет утырышларында гына түгел, “түгәрәк өстәл” утырышларында кабул ителгән карарларны да күзәтеп барабыз”, - диде Маврина.

Ул апрель аенда “ТРдәүләт телләре турында” законның тормышка ашырылуы мәсьәләсе, аерым алганда, Татарстан мәктәпләрендә дәүләт телләре кулланылышы мәсьәләсе каралачагын билгеләп үтте. Лилия Маврина әйтүенчә, комитет бу утырышны ниди дә булса мәктәптә уздырырганиятли. Июнь аенда Татарстан Республикасында милли мәгариф үсеше концепциясе проекты каралачак.

“Һәр комитет ел дәвамында закон үтәлешен мониторинглап бара. Профильле министрлыклар, ведломстволар, җирле үзидарә органнары белән элемтәдә законнарның гамәлгә ашыру барышы өйрәнелә”, - дип белдерде Лилия Маврина.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20