Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.12.2015

ТР Дәүләт Советы Рәисе: “Без - Россиянең волейбол башкаласы, дияргә оялмыйбыз”

ТР Дәүләт Советы  Рәисе: “Без - Россиянең волейбол башкаласы, дияргә оялмыйбыз”Казанның “Үзәк стадионы”нда ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның волейбол тренерлары һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директорлары белән очрашу үткәрде, шулай ук 2001-2002 елгы егетләр һәм кызлар командалары арасында волейбол буенча ТР беренчелеге суперфиналын ачты.

Очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин, волейбол хәрәкәте алдында күп санлы бурычлар тора, диде. “Кешеләрне спортның бу төре белән шөгыльләнергә ничек җәлеп итәргә һәм җанатарларны ничек кызыксындырырыга”, - дип ул теләсә нинди спорт төре өчен ике кискен проблеманы күрсәтте. Татарстан парламенты башлыгы  соңгы еллардагы зур казанышлар турында искәртте, алар арасында «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Казан» командаларының күп санлы җиңүләре дә бар, шулай ук волейбол мәйданчыклары саны да шактый артуын, җәйге пляж волейболы үсешендә уңышларны да билгеләп үтелде.

“Без - Россиянең волейбол башкаласы, дияргә оялмыйбыз”, - дип канәгатьлек белдерде Ф.Мөхәммәтшин.

Балалар-яшүсмерләр спортын үстерү темасы да кузгатылды. “Әгәр республиканың барлык районнарында массакүләм спортның ныклы нигезенә таянмасалар, бернинди уңышлар да тотрыклы булмаячак. Аның нигезе балалар-яшүсмерләр спортының уңышлы үсеше, балалар-яшүсмерләр мәктәбе системасы шул максатка билгеләнгән, ул спорт өлкәсендә яшь талантларны эзли һәм җыя, аларда бу спорт төренә карата мәхәббәт уята”, - дип билгеләп үтте ТР Волейбол федерациясе президенты.

Бүген балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә балалар тренерларының хезмәт хакы түбән булуы, ярышларга бару өчен финанс кытлыгы һ.б. проблемалар билгеләп үтелде.

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре директорлары белән очрашуда волейбол буенча Россия җыелма командасы баш тренеры, «Зенит-Казан» ВК баш тренеры Владимир Алекно профессиональ уенчыларның спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр өчен очрашулар, семинарлар һәм мастер-класслар үткәрергә әзерлеген белдерде.

Бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итә.

Фото gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20