Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
31.03.2016

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ һәм ТР дәүләт бүләкләре тапшырды

 Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Сүз башында ул Татарстандагы һәм илдәге вазгыятьне барлады. Икътисад, нефть бәясе, машина җитештерә торган эре предприятиеләр эшчәнлегенә тукталып, 2014 елда республикада җитештерелгән эчке тулаем продуктның күләме 1,6 триллион сум икәнен билгеләп үтте. 2015 ел тагын да катлаулырак булуга карамастан, Татарстанның алдагы елдагы уңышларын саклап калуына игътибарны юнәлтте һәм республикада барлык социаль программаларның да гамәлгә ашырылып, Россия субъектлары арасында бөтен күрсәткечләр буенча лидерлар рәтендә булуын ассызыклады.

Фәрит Мөхәммәтшин медицина өлкәсендә булган казанышлар хакында да үз алып барды һәм Татарстанда чит ил дәрәҗәсендә медицина хезмәте күрсәтелүен әйтте. 

Республикада парклар һәм скверларны тәртипкә китерүне ул татарстанлылар тормышын уңайлы итү һәм туризм үсешенә этәргеч ясау эшләре дип атады. “Казанга килергә теләүче туристларның саны елдан-ел арта. Республикабыз тарихи яктан да кызыклыракка әйләнә, һәйкәлләр торгызыла, Казан матурая, уңайлырак була бара”, - диде ул чыгышында.

Парламент җитәкчесе террорчылык мәсьәләсендә: “Бу бик җитди бәла. Әлеге бәла безнең илгә дә кагылырга мөмкин”, - диде һәм Европада булган террористик актлар хакында сөйләде.

Ул Кырымның Россиягә кушылуы, бу уңайдан Европаның безнең илгә булган мөнәсәбәтен дә читләтеп үтмәде. Кырымда моңа кадәр булган тормыш шартларын тантанага килүчеләргә бәян итте.

“Татарстан үзенең бердәм булуын күрсәтә. Моны күрү өчен читкә чыгып карарга кирәк. Республика үзенең эш сөючән халкы, субъект икътисадына нигез салучылары, авыл хуҗалыгын алга җибәрүчеләре аркасында, без намус белән алга таба да эшләячәкбез, стратегик бурычларны үтәячәкбез”,- диде һәм бүләкләнүчеләргә ихлас теләкләрен җиткерде.

Тантанада "Россия Федерациясенең атказанган табибы", "Россия Федерациясенең атказанган геологы", "Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәтчәне", "Россия Федерациясенең атказанган энергетигы", "Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе", "Татарстан Республикасының атказанган артисты", "Татарстан Республикасының атказанган табибы", "Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе", "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" һ.б. дәрәҗәле исемнәр бирелгәннәргә дәүләт бүләкләре тапшырылды, хөрмәт күрсәтелде.

Бүген шулай ук "Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре" исеменә "Татмедиа" АҖ филиалы булган Түбән Каманың "Туган як" газетасы җаваплы сәркәтибе — баш мөхәррир урынбасары Фирая Моратова лаек булды.

ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Галиев “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары” медале белән бүләкләнде. Ул 5 чакырылыш рәттән ТР парламенты депутаты булып сайланган, аның катнашында икътисад өлкәсендә нигез булып торган программа документлары әзерләнгән. Марат Галиев − Стратегия-2030ны, Татарстанның транспорт өлкәсен үстерү концепциясен әзерләүчеләрнең һәм авторларының берсе. “Парламентның тәҗрибәле вәкиле һәм танылган икътисадчыга мондый бүләкне тапшыру бик рәхәт”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

“Алабуга” махус икътисади зонасын үстерүгә ярдәм фонды” коммерцияле булмаган оешманың гомуми мәсьәләләр буенча җитәкчесе урынбасары Гелий Кобелев ТРның “Мактаулы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде. Ул 1990 елларда ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс комитетын җитәкләгән булган. “Татарстанның бюджет сәясәтенә нәкъ менә ул нигез салды, закон чыгаручылар һәм башкарма хакимият арасында мөнәсәбәтләрне җайлады, икътисадта тотрыклылык булдырды”, - диде әлеге шәхес турында ТР парламенты Рәисе. Аңа җавап итеп, Гелий Кобелев: “Республиканың бүген шундый күтәрелештә булуы − хакимиятнең барлык тармаклары да бердәм эшләве нәтиҗәсе. Татарстан шундый җитәкчесеннән бик уңды”, - диде.

Моннан тыш, 5 татарстанлыга: В.Д. Шашин исемендәге “Татнефть” ГАҖ оешмасыннан машинист Виктор Лазарев, участок мастеры Илдар Садыйков, “Татнефть-АЗС Центр” ҖЧҖ директоры Вячеслав Чичков, “Казан оптика-механика заводы” ААҖ оешмасыннан электроэрозияче Александр Федоровичев, слесарь Филарит Хафизов II дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены медальләре, 3 шәхес "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" орден медале, 8 кеше "Мактаулы хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде.

В.Д. Шашин исемендәге “Татнефть” ГАҖ оешмасының баш геологы Сергей Войтович “Россия Федерациясенең атказанган геологы” исеменә лаек булды. Шул ук оешманың баш энергетигы исә “Россия Федерациясенең атказанган энергетик” исемен алды.

“Сөт иле” ҖЧҖ генераль директоры директоры Минсәгыйрь Нуртдинов “Татарстан Республикасы каршында казанышлары өчен” орден медале белән бүләкләнде.

Тантанада барлыгы 47 кеше югары дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булды: аларның 24 е − ир-атлар, 23 е − хатын-кыз.

Чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары — ТР Президенты Эксперт департаменты җитәкчесе Игорь Савельев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин министр Айрат Сибагатуллинны бүгенге туган көне белән тәбрик итеп, чәчәк бәйләме тапшырды.

Тантана истәлеккә күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20