Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.12.2015

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФның яшь гражданнарына паспортлар тапшырды

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФның яшь гражданнарына паспортлар тапшырдыТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФның яшь гражданнарына, тантаналы рәвештә, паспортлар тапшырды. ТР парламентында 3 нче тапкыр уздырылган чарага республиканың Лениногорск, Сарман, Теләче, Тәтеш, Аксубай, Түбән Кама, Зәй, Кайбыч, Балтач, Кукмара, Арча, Әтнә, Питрәч, Биектау муниципаль районнарыннан, Казанның Идел буе, Совет, Киров, Авиатөзелеш районнарыннан барысы 32 укучы чакырулы иде.

Иң элек РФ һәм ТР гимнары яңгырады. Яшь гражданнарның да шактые гимнга кушылып җырлады.

Фәрит Мөхәммәтшин бу көнне бәйрәм дип атады һәм чараның 12 декабрь — РФ Конститутциясе көне уңаеннан үткәрелүен ассызыклады. “Бу безнең өчен традициягә әйләнде. Сез - законнар языла торган бинада, ул законнар буенча Татарстан Республикасы халкы яши. Монда эшләүче депутатлар көн саен әлеге авыр хезмәт — законнар чыгару белән мәшгуль, - диде парламент башлыгы республиканың закон чыгару органы эшчәнлеге белән кыскача таныштырып. – Бүген сез тормышыгызда иң төп документ булган паспортны кулыгызга алып, бәхетле, яхшы тормышка атлаячаксыз. Мин сезне бу вакыйга белән тәбрик итәм. Әлеге тантана ярдәмендә без сездә республикабыз һәм илгә карата ватанпәрвәрлек хисен арттырырга теләдек. Сез яңа йөзьеллыкта, илебез өчен тарихи аралыкта, Татарстанда туган бәхетле кешеләр.”

Фәрит Мөхәммәтшин тантанага килүчеләрне бу вакыйга белән котлап, аларга тәртипле һәм тәрбияле булырга, мәктәптә бирелгән материалларны тырышып үзләштерергә, мәктәпне тәмамлгач, үзләре теләгән югары уку йортларына керүләрен теләде.

“Монда республиканың иң яхшы балалары гына чакырылуына ышнам. Сез инде укуда, тормышта үзегезнең уңышларыгызны күрсәтергә өлгергәнсездер. Алга таба да уңышлар сезгә”, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм яшь гражданнарга паспортлар, үзенең мөрәҗәгатьләрен тапшырды.

Моннан тыш, ул вакытның тиз узуын, балаларның тиз арада үсеп җитеп, киләчәктә район, шәһәр, Дәүләт Советы депутатлары булырга мөмкинлекләре булуын да ассызыклады. “Безнең эшләрне дәвам итәрсез, без эшләргә өлгермәгән эшләрне башкарырсыз. Үзенең Ватанын, кече Ватанын яратучы буын үсеп килә”, - диде ул нәтиҗә ясап.

ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы журналистына хәбәр иткәнчә, паспорт тапшыру тантанасы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылган. Аның сүзләренчә, быелгы тантанага үрнәк, уку алдынгылары, уңышка ирешкән укучылар чакырылган.

“Безгә бу вакыт аралыгында паспорт алырга тиешле 130лап баланың исемлеген бирделәр. Шуннан соң ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан парламентка чакырылачак балалар сайлап алынды. Тантананы алар өйләренә кайткач, мәктәпкә баргач паспортларын күрсәтеп, моны безгә Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды диярлек булсын, калганнар да алардан үрнәк алсын өчен оештырдык”, - диде ул.

Чарада, ТР Дәүләт Советы депутатларыннан тыш, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, Россия федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Артем Кузнецов, паспорт алучы балаларның ата-аналары да катнашты.

Тантана истәлеге итеп, барысы бергә истәлеккә фотосурәткә төште.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20