Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.02.2016

ТР Дәүләт Советы Рәисе: "Парламент дәресләре укучыларның сәләтен ачарга булыша"

ТР Дәүләт Советы Рәисе: "Парламент дәресләре укучыларның сәләтен ачарга булыша" ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яшел Үзән районында химияне тирәнтен өйрәнүле лицей-интернатта "Граждан. Җәмгыять. Дәүләт" парламент дәресе кунагы булды. Парламент башлыгы укучылар белән аралашты, Россия һәм Татарстанда дәүләт хакимияте корылышы турында сөйләде. Дәрес 9-11нче сыйныф укучылары өчен үткәрелде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

Мәктәп фойесында лицей укучылары Фәрит Мөхәммәтшинга үзләренең проект эшләрен тәкъдим итте. Хәзер алар альтернатив энергия чыганаклары: кояш батареясе эше принциплары, өченче буын биоягулыкның химик үзенчәлекләрен өйрәнә. Парламент башлыгы һәр проект белән танышты, шулай ук кайбер мәктәп экспериментларында да катнашты.

Лицей директоры Лилия Ибрашева белән бергә ТР Дәүләт Советы Рәисе уку бинасы белән танышты: укучылар өчен торак бүлмәләр, бассейн, лабораторияләр, химия кабинетларын, газпром-сыйныфлар, "Иокогава" программалы тәэмин ителеш кабинетын карады.

Фәрит Мөхәммәтшин парламент дәресе кысаларында Россия дәүләт корылышы, сәяси институтлар эше, шул исәптән республика парламенты, турында сөйләде. "Законнарны белү - безнең һәркайсыбының бурычы", - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. Чыгышында ул парламент дәресләренең укучыларда һәм педагогларда зур кызыксыну уятуын билгеләп, яшь буынны зур тормышка әзерләргә кирәклегенә басым ясады.

Дәүләт Советы Рәисе укучыларга урта сыйныфларда ук булачак һөнәрләрен сайларга кирәклегенә игътибарны юнәлтте. “Мәктәбегездә сез үз юлыгызны сайлагансыз инде. Яхшы билгеләргә укып, бала чакта ук кызыксыну уяткан һөнәр буенча белем алу мөмкинлеге тудырасыз. Республиканың икътисади химик кластеры Россиядә әйдәп баручылардан санала”, - диде ул. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика мәктәпләрендә техник иҗат түгәрәкләрен яңадан эшләтә башларга йөкләмә биргәнен, соңгы елларда бу юнәлештә күп нәрсә эшләнгәнен искәртеп узды.

Дәрес ахырында Фәрит Мөхәмәтшин укучыларның сорауларына җавап бирде, шулай ук аларга киләчәктә уңышлар теләде.

Искәртеп үтәбез: Татарстанда парламент дәресе,  Дәүләт Советы башлангычы белән, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, республика Мәгарифне үстерү институты катнашында 2009 елда беренче тапкыр узган. Шуннан башлап, проект ел саен үткәрелә башлаган. Быел 8-13 февральдә парламент дәресе сигезенче тапкыр оештырыла.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20