Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.10.2015

ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышына Президиум өч дистәдән артык мәсьәлә тәкъдим итә

ТР парламенты Президиумының чираттагы утырышы булды. Анда V чакырылыш ТР Дәүләт Советының 12 нче утырышы көн тәртибенә кертелә торган мәсьәләләр турында сүз барды. Утырыш республика закон чыгару органы җитәкчесе урынбасары Юрий Камалтынов рәислегендә узды. Киләсе утырышта каралачак мәсьәләләр хакында һәм 12 нче утырышның көнен билгеләү буенча парламент секретаре Лилия Маврина чыгыш ясады.

ТР закон чыгару органы Президиумы хәл иткәнчә, киләсе утырыш 17 октябрьгә, шимбә көнгә, билгеләнде. Анда барлыгы 33 мәсьәлә карау ниятләнә. Шуларның 11е ТР закон проектлары булса, калганнары - федераль закон проектлары.

Татарстан закон проектлары арасында җәмәгать судьяларын сайлау, “2016 елга Татарстан Республикасында гомуми белем бирү оешмаларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында”гы 157-5 нче номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында, “Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җирле үзидарә органнарына муниципаль районга кергән җирлекләрдән Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәк булган мәгълүматларны җыю буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында”гы 137-5 нче номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында, “Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы 151-5 нче номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында, “Физик культура һәм спорт турында”гы Татарстан Республикасы Законына һәм “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”гы 142-5 нче номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында, “Пенсиягә федераль социаль өстәмә акча күләмен билгеләү өчен 2016 елга Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында”гы 159-5 нче номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында һ.б. мәсьәләләр бар.

Көн тәртибенә куелачак төп мәсьәлә исә “2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы 160-5 нче номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында булачак. Моннан тыш, 12 нче утырыш барышында “Җәмәгать тәртибен саклауда гражданнарның катнашуын оештыру турында” темасына хөкүмәт сәгате уздыру да ниятләнә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20