Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.03.2015

ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты утырышка җыела

 Бүген ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты чираттагы утырышын уздыра. Анда 4 мәсьәлә карау планлаштырыла.

Фикер алышачак мәсьәләләр арасында “Татарстан Республикасында өлкәннәрне диспансеризацияләүне оештыру һәм уздыру турында”, “Яшь ярымнан алып өч яшькә кадәр балалар тәрбияләүче аерым категория гражданнарга айлык түләү турында” ТРның 74-5 номерлы закон проекты хакында, “Татарстан Республикасында адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында”гы ТР законының 8 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” ТРның 82-5 номерлы закон проекты турында, федераль закон проектлары һәм РФ субъектлары закон чыгару (вәкаләтле) органнары мөрәҗәгатьләре хакында фикер алышу булачак, диелә парламентның җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге алхәбәрендә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20