Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.12.2015

ТР Дәүләт Советының XIV утырышы була

ТР Дәүләт Советының XIV утырышы була ТР Дәүләт Советының V чакырылыш депутатлары XIV утырышы уза.

Көн тәртибенә 30 лап мәсьәлә чыгарылган, шул исәптә 5 республика законы проектлары. Шулай ук, 10 федераль закон проекты, 5 закон инициативасы бар.
Утырышта Дәүләт Советы квотасы буенча Татарстан Җәмәгать палатасы әгъзаларын сайлау планлаштырыла. Тавыш бирүләр рейтингы буенча тәкъдим ителгән 29 кандидатурадан палата составына 20 яңа әгъза сайларга кирәк булачак.
“Хөкүмәт сәгате” кысаларында республика Хөкүмәтенең “ТР да дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында”гы мәгълүматы тыңланачак.
ТР да мәгарифне үстерү программасын гамәлгә кую барышы турындагы доклад буенча фикер алышуга ТР Дәүләт Советында тәкъдим ителмәгән парламент партияләре вәкилләре чакырылган. Россия партияләренең 16 республика бүлеге парламент утырышында катнашырга заявка биргән. Алар «Яблоко», «Справедливая Россия», ЛДПР, «Родина», «Правое Дело», «Возрождение аграрной России», «Российский Объединенный Трудовой Фронт», «Народ против коррупции», «Патриоты России», «Коммунистическая партия коммунисты России», «Партия пенсионеров России», «Партия Поддержки», «Российская партия садоводов», «Партия Ветеранов России», «Республиканская партия России – Партия народной свободы». Сигез чыгыш тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20