Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.05.2016

ТР Дәүләт Советының XVIII утырышы узачак көн якынча билгеләнде

ТР Дәүләт Советының XVIII утырышы якынча 31 майга билгеләнгән.

Бу хакта бүген парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республика закон чыгару органы җитәкчесе урынбасары Римма Ратникова хәбәр итте. “Дәүләт Советы Президиумы утырышы якынча 24 майга билгеләнгән, сессия исә 31 майда узар дип ниятлибез. Шуңа да, хезмәттәшләр, командировкаларыгызны алдан планлаштырсагыз иде”, - дип мөрәҗәгать итте ул.

Комитет җитәкчесе Разил Вәлиев хәбәр иткәнчә, парламент вәкилләре соңгы тапкыр июнь аенда сессиягә җыелачак. 1 июльдән исә депутатларның җәйге яллары башлана.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20