Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.01.2016

ТР фермерларына авыл хуҗалыгы ярминкәләре өчен өстәмә мәйданчык бирелгән

 ТР фермерларына авыл хуҗалыгы ярминкәләре өчен өстәмә мәйданчык бирелгән. Алар Җиңү проспекты урамы, 48нче йорты адресы буенча урнашкан "Чулпан" мәдәни үзәге каршында сәүдә итәчәк. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына икенче дәрәҗә "Эко-фермер" авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы идарә рәисе Нурҗиһан Хәйретдинова хәбәр итте.

Өстәмә мәйданчык 50 сәүдә урынына исәпләнгән. Чагыштыру өчен: Чехов базарында фермерларның 60 сәүдә урыны бар.

Яңа урында беренче ярминкә 23 гыйнварда узачак. Республиканың барлык районнарыннан диярлек килгән фермерлар сөт һәм сөт продуктлары, ит, хәләл азык-төлек, кипкән җиләк-җимеш, гөлҗимеш, чикләвек һәм башка риызклар белән сәүдә итәчәк.       

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20