Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.02.2016

ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

“Хөрмәтле татарстанлылар! Татарстан Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм, - диелә тәбрикнамәдә. – Сугышчы, саклаучы илебезнең күп гасырлык тарихы дәвамында һәрвакыт хөрмәткә ия, ватандашларының игътибарына һәм кайгыртуына лаек булды. Гомуми тамырлар һәм язмышлар, гомуми мәнфәгатьләр халыкны һәм армияне иң ышанычлы берләштерүчеләр булды һәм шулай булып калалар да.

23 февраль – бу зур бәйрәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләре хәрби хезмәткәрләре өчен генә түгел, ә, бәлки, үз иленең патриоты булучылар өчен, һәм “Ватан”, “Туган ил”, “бурыч” төшенчәләре аерым әһәмияткә ия булучыларның барысы өчен дә.

Бу бәйрәм - Ватанның тынычлыгы өчен хезмәт итүчеләрне, сугышчан вахтада торучыларны яисә Россия армиясе сафларында хезмәт итәргә әзерләнүчеләрне, шулай ук үзенең тыныч хезмәте һәм хәрби батырлыгы белән дәүләтебез тынычлыгына һәм тотрыклылыгына ирешүчеләрне, Россия данын һәм көчен ныгытучыларны, безнең тыныч тормышыбызны саклаучыларны хөрмәтләү ул.

Бүген, барыннан да элек, авыр сугыш елларында үзләренең патриотик һәм интернациональ бурычларын намус белән үтәгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлыйсы килә. Аларның данлы геройларча традицияләрен локаль сугышларда һәм низагларда катнашучылар дәвам итә.

Безнең республика илебезнең оборонага сәләтлелеген күтәрүдә шактый өлеш кертә. Татарстанның, илнең хәрби-сәнәгать комплексына кергән предприятиеләрнең югары потенциалы иң катлаулы оборона заказларын үтәүгә мөмкинлек бирә. Без Россия Федерациясенең Оборона министрлыгы частьларында үзләренең хәрби бурычларын лаеклы үтәүче яшьләребез белән горурланабыз.

Мин барлык хәрби хезмәткәрләрне, аларның хатыннарын, әти-әниләрен, балаларын Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, уңышлар һәм туасы көнгә ышаныч телим.

Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков”, - диелгән рәсми котлау текстында.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20