Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.10.2015

ТР икътисад министры Артем Здунов Казанда эшмәкәрләр сорауларына җавап бирде

ТР икътисад министры Артем Здунов Казанда эшмәкәрләр сорауларына җавап бирде Казандагы “Рамада” отелендә Татарстан эшмәкәрләренең ТР икътисад министры Артем Здунов белән очрашуы узды. “Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” проекты кысаларында очрашуны ТР бизнес-омбудсмены Тимур Ногманов оештырган иде.

Очрашу барышында эшкуарлар кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме, “Лизинг грант” программасының үсеш перспективалары, Татарстанда патентлы салым салуны куллану проблемалары һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.

Очрашуны ачкан Тимур Ногманов  мондый очрашуларның 2014 нче ел азагыннан даими режимда үткәрелүен искәртеп узды. Бу вакыт эчендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән 16 очрашу булган. Тимур Ногманов күптән түгел 8 нче октябрьдә Яр Чаллыда ТР икътисад министры Артем Здуновның Кама аръягы эшмәкәрләре белән очрашуын шәрехләп узды. Эшкуарлардан бик күп сораулар килеп ирешү белән бәйле рәвештә, очрашуны ике урынга бүлеп – Казанда һәм Яр Чаллыда уздырырга карар кылынганын билгеләп үтте. Сүз уңаеннан, Артем Здунов очрашу алдыннан журналистларга белдергәнчә, Яр Чаллы эшмәкәрләрен шәһәрнең монобәйлелеге, аларның “КАМАЗ” га бәйле булуы белән бәйле сораулар борчыган.

Бүгенге сөйләшү иң популяр саналган “Лизинг-грант” программасына кагылышлы сораулардан башланды. ТР Фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе башлыгы Камияр Байтемиров авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары өчен субсидия бирү кагыйдәләрен үзгәртүне сорады. Бүген беренче ел эшләүчеләрнең 1 млн сум, 3 һәм аннан артыграк ел эшләүчеләрнең 3 млн сумга кадәр субсидия алырга хокукы бар. “Импортны алмаштыру белән бәйле рәвештә, бурычлар һәм бәяләр үзгәрүгә нисбәтле, мин Татарстан Хөкүмәте карарын яңадан карауны сорар идем. Беренче елдан ук авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү белән шөгыльләнеп, крестьян һәм фермер хуҗалыкларына хезмәт күрсәтүче кулланучылар кооперативларына 5 млн сумга кадәр субсидия бирелсен иде”, - дип мөрәҗәгать итте К. Байтемиров икътисад министрына. Артем Здунов, үз чиратында, Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең “Лизинг-грант” программасы буенча гомуми ресурсларның 30-40 процент өлешен алуын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, программа кысаларында акча аз, моңа бәйле рәвештә, ярдәм дә кирәк күләмдә түгел.

“Әлбәттә, без хәзерге вакытта программаны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән финанс чаралары күләменнән канәгать түгел. Без, ресурслар кысынкылыгы аркасында, конкурс нәтиҗәләре буенча, өч дәгъвачының икесен кире кагырга мәҗбүрбез”, - дип белдерде Артем Здунов. Моңа бәйле рәвештә, ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның лизинг программасы мөмкинлекләрен киңәйтүне сорап, Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итүен билгеләп узды. “Программа күләме берничә тапкыр артырга тиеш – монысы хак. Безнең фаразлар буенча, республика ел саен лизинг кораллары аша компанияләрне “яңадан коралландыруга” 5 млрд сум акча күчерә алачак”, - диде министр.

ТР рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе башкаручы директоры Галина Шәрәфетдинова милеккә салымны киметү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. “Казанда массакүләм чаралар булмаган вакытта, шәһәр отельләре 60 процентка гына тулы була. Бу бизнесны алып баруны кыенлаштыра”, - дип, ул салымның бизнес нәтиҗәлелеге өчен җитди йөкләмә булуына игътибарны юнәлтте. Артем Здунов моңа җавап биреп, кунакханәләрне клиентлар белән тулыландыру буенча күләмле эш башкарылуы турында әйтте. “Россиянең бер төбәге, бер шәһәре дә кунакханәләрнең тулы булуы өчен бу кадәр эшләми”, - дип ул башкалада төрледән-төрле чаралар даими уздырылуын билгеләп узды. Шулай да, аның фикеренчә, һәр предприятиегә индивидуаль якын килергә, бизнесның нинди шартларда алып барылуын өйрәнергә мөмкин.

ТР текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берлеге идарә әгъзасы Татьяна Федорова спорт һәм мәктәп формалары тегүдә махсуслашкан Татарстан ательеларын субсидияләрләү үтенече белән чыкты. Очрашуда лизинг компанияләре аккредитациясе турында да сүз барды. Сорау бирүчеләр арасында хосусый индустриаль паркларның резидентлары өчен салым өстенлекләре турында кызыксынучылар да булды.

Дәүләт ярдәменә ихтыяҗ тойган эшмәкәрләргә килгәндә, Артем Здунов күбесенә министрлык адресына конкрет проблеманы, тәкъдимне, үтенечне формалаштырып, мөрәҗәгать әзерләргә кирәк, дип җавап бирде. “Безгә сездән тәкъдимнәр кирәк. Шул вакытта, безгә федераль дәрәҗәдә мөрәҗәгать итәрлек нигез булачак”, - диде Артем Здунов.

Эш башлап җибәрүче эшмәкәрләргә салым каникулларын кертүгә кагылышлы сорауга килгәндә, министр билгеләп узганча, аларны гамәлгә кертү планлаштырылмый. Аның әйтүенчә, республика Хөкүмәтенең мондый өстенлекләр бирү мөмкинлеге юк. “Әгәр эшмәкәрлеккә ярдәм итүнең башка федераль формалары барлыкка килсә, бәлки, бу мәсьәләгә әйләнеп тә кайтырбыз. Әмма бүгенге этапта без башлап йөрүче эшкуарларга базарларга, эре компания заказларына үтү мөһимрәк дип саныйбыз. Хәзер бу сорауларга җавап бирергә тырышырга кирәк, аннары күз күрер: ташламалармы, салым каникулларымы, башка өстенлекләрме...” – диде Артем Здунов.

Очрашуда ул ассызыклап узганча, 2015 нче елга ТР Икътисад министрлыгы алдында позицияләрне узган ел дәрәҗәсендә саклап калу, республикага инвестицияләр килүен киметүгә юл куймау кебек бурычлар тора. Министр сүзләреннән аңлашылганча, Татарстан Хөкүмәте 2016 нчы елда республика икътисады үсеше торгызылуына өмет баглый.

Тимур Ногманов очрашуны тәмамлап, чираттагы сөйләшүнең 29 октябрь көнне ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән узачагы турында хәбәр итте. Биредә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә, фермерларга үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20