Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.05.2015

ТР Иминлек советы спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында куркынычсызлык тәэмин итү хакында фикерләште

ТР Иминлек советы спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында куркынычсызлык тәэмин итү хакында фикерләште  ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Иминлек советының чираттагы утырышын үткәрде. Казан Кремлендә узган утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Иминлек советы секретаре Айрат Шәфигуллин катнашты.

Аерым алганда, 2015 елда Казанда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты һәм "Мастерс" категориясендә спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын үткәргән вакытта комплекслы куркынычсызлык тәэмин итү, көчләрнең һәм чараларның әзерлеге, ихтимал терактларны кисәтү буенча өстәмә чаралар турында фикерләштеләр. Янгын, транспорт, эпидемиологик, сәнәгый, энергетик һәм мәгълүмати куркынычсызлык өлкәләрендәге хәлләргә анализ бирелде. Чемпионатны үткәрү объектларында террорчылыкка каршы сак һәм клиент төркемнәрен урнаштыруга, шулай ук куркынычсызлык тәэмин итү көчләре һәм чаралары әзерлегенә аерым игътибар ителде, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

"Быел безне зур күләмле спорт вакыйгасы көтә - Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Безнең иң төп бурыч - аны югары дәрәҗәдә оештыру һәм үткәрү. 188 илдән спортчылар һәм кунаклар килүе көтелә. Бу кадәр илләр катнашында спорт чаралары безнең илдә еш үткәрелә дип булмый. Без, иң беренче чиратта, чемпионатта катнашучыларның, кунакларның, шәһәр халкының, спорт объектларының куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиешбез. Бу вакытта нинди булса зур яңгыраш уятачак җинаятьләргә юл куярга ярамый. Барлык өлкәләрдә дә куркынычсызлык тәэмин итү зарур".

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Р.Миңнеханов фикеренчә, үткәреләчәк чараларның мөһимлегенә карамастан, гражданнарның конституцион хокукын үтәүне тәэмин итү кирәк. "Хокук саклау органнары хезмәткәрләре үзләрен тәвәккәл, шул ук вакытта ихтирамлы һәм дөрес тотарга тиеш", - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов. Хокук саклау органнары тарафыннан террорчылык һәм экстремистик структуралар тарафыннан төрле җинаятьләрне ачыклау һәм булдырмауга юнәлдерелгән махсус чаралар үтәүне тәэмин итү мөһим, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, идарә органнарының куелган бурычларны үтәү, шәхси составны әзерләү, төрле шартларда уртак гамәлләрне башкару һәм кизү-диспетчырлык хезмәтләрендә эшләүчеләрнең үз вазифаларын төгәл үтәү, шулай ук халыкның уяулыгын арттыру буенча пропаганда эшләрен көчәйтүгә игътибарны юнәтергә кирәк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20