Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.02.2015

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының билгеле бер тәҗрибәсе тупланган, хәзер эш дәвамында төзәтмәләр кертеп, алдагы үсеш стратегиясен эшләү зарур – ТР Президенты

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының билгеле бер тәҗрибәсе тупланган, хәзер эш дәвамында төзәтмәләр кертеп, алдагы үсеш стратегиясен эшләү зарур – ТР ПрезидентыТР Инвестицион үсеш агентлыгы бүгенге көндә тупланган тәҗрибәсеннән чыгып, алдагы эшчәнлегендә төзәтмәләр кертеп барырга һәм киләчәктәге үсеш стратегиясен эшләргә тиеш. Бу хакта бүген агентлыкның югары технологияләр өлкәсендәге "ИТ-парк" технопаркында йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үтте.

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының 2014 нче елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2015 нче елга бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында Мәскәүнең "Сколково" идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, "Иннополис" МИЗ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар катнашты.

Талия Миңнуллинаның доклады агымдагы 2015 нче елга булган бурычларга багышланган иде. Аның тарафыннан билгеләп узылганча, агентлыкның җаваплылык үзәге бюджеттан тыш чыганаклардан төп капиталга инвестицияләр кертүдән гыйбарәт. 2014 нче елда аларның күләме 542 млрд сум тәшкил иткән. Талия Миңнуллина хәбәр иткәнчә, узган елның 9 ае эчендә 401 млн доллар күләмендә турыдан-туры чит ил инвестицияләре кертелгән. Агентлык җитәкчесе бүген хакимлек иткән катлаулы икътисади шартларга тукталып, импортны алмаштыруга басым ясады. Аның фикеренчә, ресурсларга бәяләрне киметү потенциаль инвесторларның кызыксынуын арттыруга тәэсир итәчәк. “Чит илдән кертелгән продукцияне үзебездә җитештерелгәне белән алмаштыру производствосын булдыру – беренче бурыч. Товар тышкы базарга йөз тотарга тиеш”, - дип белдерде Т. Миңнуллина.

Бурычлар арасында шулай ук предприятиеләргә экспорт күләмен арттыруга теләктәшлек итү, ТР геопорталын модернизацияләү кебекләр һәм башкалар бар.

Рөстәм Миңнеханов күп кенә илләрнең тәҗрибәсен өйрәнү үзебездә дә инвестицион үсеш агентлыгын булдыруга этәргеч биргәнен искәртте. Бүгенге көндә ул агентлыкның зур роль уйнаганын ассызыклады. “Бүген билгеле бер база инде тупланган, хәзер эш дәвамында төзәтмәләр кертеп, алдагы үсеш стратегиясен эшләү зарур. Күп кенә рейтинг агентлыклары фикеренә дә игътибар итәргә кирәк, моңа объектив мөнәсәбәт булырга тиеш. Ул рейтингка ни өчен килеп эләгүнең сәбәпләрен эзләргә кирәкми, бары тик “тар” урыннарны күреп, моннан чыгып алдагы стратегияне төзү зарур”, - дип басым ясады Президент.

Агентлык эшчәнлегенә килгәндә, Р. Миңнеханов белдергәнчә, ул начар эшли дип әйтү бер дә дөрес булмас иде, ел дәвамында бик күп презентацияләр уздырылган, күп кенә сәфәрләр оештырылган. “Персонал, тәҗрибә дә җитәрлек түгелдер әле, мөгаен, шуңа күрә тиз арада югары нәтиҗәлелеккә ирешү кыен. Әмма бүгенге көндә күләмле әзерлек эше үткәрелгән, билгеле бер тәҗрибә тупланган дип әйтергә була”, - дип нәтиҗә ясады Президент.

Рөстәм Миңнеханов бүген инвесторларны җәлеп итү мәсьәләсендә авырлыклар булуын күздә тотканда, ислам банкингының перспективалары зур булуын билгеләп үтте, шулай ук башка яңа юнәлешләргә игътибар итәргә өндәде. “Яңа бурычлардан, дөньядагы вакыйгалардан чыгып, без Кытай, Көньяк-Көнчыгыш Азия, Африкадагы инвесторларны җәлеп итү буенча эшчәнлегебезне көчәйтергә тиешбез. Бу юнәлешләр буенча эшләргә кирәк”, - дип күрсәтмә бирде Президент. Шул ук вакытта АКШ, Ауропа илләре белән дә партнерлык мөнәсәбәтләре дәвам иттерелергә тиеш, диде.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, агентлыкка тагын да калыплашкан рәвештә һәм сыйфатлы төстә эшләргә кирәк. “Безнең проектлар буенча бердәм яхшы мәгълүмати базабыз юк. Кайда нинди проект, мөмкинлекләре нинди – эчтәлекле мәгълүмати базаны булдырырга тиешбез. Минемчә, бу бик әһәмиятле эш. Федераль дәрәҗәдә дә, бездә дә бу эш системалаштырылган булырга тиеш”, - дип белдерде ул.

Республика башлыгы кадрлар мәсьәләсенә аерым тукталды. “Безгә әзерлекле кешеләр кирәк. Без “Сколково” мәктәбе белән актив рәвештә эшләячәкбез”, - диде ул. Аның сүзләренчә, һәр инвестицион проект әзерлекле белгечләрне таләп итә. “Төбәктә инвесторлар өчен иң яхшы шартларны тудырырга тиешбез”, - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов соңгы ике елда республикада муниципаль районнарда индустриаль мәйданнар булдыру өстендә актив эш алып барылуын да билгеләп үтте. Бүген аларга, шул исәптән хосусый индустриаль мәйданчыкларга да, ихтыяҗ зур, дип шәрехләде ул.

“Һәр инвестицион проектны алга сөрергә тиешбез. Синең проектың белән кызыксынганчыга кадәр 15 мәртәбә очрашу да бик мөмкин. Бүгенге көндә төбәк икътисадына инвестицияләр суммасы кечкенә булмаса да, ул саннарны икеләтә арттыру зарур”, - дип ассызыклады Президент.

“Татарстанның иминлеге – көчле икътисадта. Аның үсеше өчен безгә югары профессиональлеккә ия кадрлар кирәк, фәнни һәм белем бирү мохитеннән башка бүгенге көндә көндәшлеккә сәләтле була алмаячакбыз. Без үз территориябез мәнфәгатьләрен күздә тотып эшлибез. Системалы эш кенә уңай нәтиҗәләрен бирәчәк”, - дип белдерде Р. Миңнеханов.

Чыгышының азагында республика җитәкчесе инвестицион үсеш агентлыгына тагын да камилләшүне һәм зурдан-зур уңышлар теләде.

Коллегия азагында агентлыкның берничә хезмәткәренә дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәр бирелде. Шулай ук, Татарстан территориясендә инвестицион проектларны гамәлгә ашыру буенча, ТР Президенты катнашында Чүпрәле районы һәм Кытайның Хэбэй провинциясе эшмәкәрләре ассоциациясе, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Әзербайҗанның "Бенконс Констракшн" ҖЧҖ арасында килешүләр килешүләр имзаланды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20