Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.04.2016

ТР Инжиниринг үзәкләре сәнәгать предприятиеләре өчен платформа булырга тиеш – Миңнеханов

Татарстан Республикасында инжиниринг үзәкләре булдырылуы сәнәгать предприятиеләре өчен җитди фәнни-тикшеренү платформа булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инжиниринг үзәкләре белән прототиплау үзәкләренең предприятиеләр белән багланышын ныгыту буенча семинар-киңәшмәдә белдерде.

 ТР Хөкүмәте йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында барган чараны ачып, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы төбәк инжиниринг үзәкләрен үстерү буенча федераль программаларда катнашуын билгеләп үтте. Мисалга, Россия Икътисади үсеш министрлыгы ярдәме белән Татарстанда 2 инжиниринг үзәге һәм 2 прототиплаштыру үзәге булдырылган һәм алар гамәлдә. Биредә иң заманча җиһазлар урнаштырылган, үзәкләр Россиядә иң тәэмин ителгәннәрдән санала, һәм алар бүген эшли, шул исәптән шоу-рум, диде Рөстәм Миңнеханов. Барыннан да элек, булдырылган үзәкләр товар җитештерүчеләр белән эшләргә тиеш, дип саный Татарстан Президенты, заман шартларында көндәшлегебез технологияләребездән һәм чит илләрдән кертелә торган товарлар урына үзебезнекен булдыру кысаларында продукт бирә алуыбыздан торуын аңлыйбыз.

“Үзәкләр мөмкин кадәр файдаланырга, эре һәм урта бизнес белән актив багланышта булырга тиеш дип саныйбыз. Моннан тыш, үзәкләр актив инновацион кече предприятиеләргә дә эшләргә тиеш дип уйлыйм”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Үзәкләр эше белән сәнәгать предприятиеләренең дә кызыксынулы булуы мөһим, дип билгеләп үтте ул, бу хәрәкәт ике яктан да теләктәшле булырга тиеш – үзәкләрнең дә үзләренең файдалы булырлык юнәлешләрне әзерләп бирүе кирәк, һәм сәнәгать предприятиеләре дә үзәкләр базасында бүген булган мөмкинлекләрне анализларга, аларны җитештерүнең теге яки бу бурычларын хәл итүгә җәлеп итәргә тиешләр. Аерым уңай мисаллар бар, дип, Рөстәм Миңнеханов шул исәптән “КАИ-Лазер” инжиниринг үзәген атады.

Үзәкләр алдына нәтиҗәлелекнең төп күрсәткечләренә җитәрлек – алар казанырга тиешле бурыч куярга кирәк дип саныйм, диде Президент. “Без үзәкләрнең үзләренең дә, шушы үзәкләргә мөрәҗәгать итә алган һәм тиешле сәнәгать предприятиеләренең дә мониторинг системасын формалаштырырга тиешбез”, - диде. Инжиниринг үзәкләрен матурлык өчен түгел, ә үзебезнең сәнәгать предприятиеләренә җитди фәнни-тикшеренү платформасы буларак булдырылды, диде Татарстан Президенты, бу проектларны озата барырга медиа тәэминаты булырга тиеш, бу бик мөһим, диде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, семинар-киңәшмә нәтиҗәләре буенча төгәл бурычлар теркәләчәк – үзәкләр өчен дә, предприятиеләр өчен дә. Шулай ук үзәкләр белән эшлисе предприятиеләр тәгаенләнәчәк.

Татарстан Президенты тагын бер тапкыр басым ясап әйткәнчә, төп бурыч – үзәкләрнең товар җитештерүчеләр белән тыгыз багланышын тәэмин итү. “Безгә үзәкләрнең предприятиеләр белән бәйләнешен тәэмин итү зарур, - диде ул. – Һәм семинар-киңәшмә без үзебезнең теләкләребезне җиткерә, эш итүнең программасын аныклауга каралган”.

Семинар-киңәшмә барышында докладлар белән инжиниринг үзәкләре вәкилләре чыкты. Рөстәм Миңнеханов аларның эшчәнлеген бәяләде, төбәк инжиниринг үзәкләре һәм прототиплау үзәкләре белән сәнәгать предприятиеләре багланышларын ныгыту мәсьәләсендә активрак эшләргә тәкъдим итте.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20