Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.02.2016

ТР Мәдәният министрлыгы М. Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган чаралар исемлеген тәгаенләде

15 февральдә Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу көнендә (1906-1944) ТР Милли музее базасында “Җәлил укулары” халыкара фәнни конференциясе уздырылачак. Ул “Муса Җәлил: ХХI гасыр кыйммәтләре призмасы аша тормыш һәм иҗат” темасына багышлана. Анда җәлилчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, фән белән шөгыльләнүчеләр, мәдәният-сәнгать вәкилләре катнашуы көтелә. Моннан тыш, конференциягә Германиянең Магдебург каласыннан Муса Җәлил иҗатын тирәнтен өйрәнгән галим Хотто Прикимисто чакырулы. Ул Герой-шагыйрьнең көрәштәшләре төрмәдә утырганда җырлаган җырлар язылган аудиоязманы эзләп тапкан һәм бу җырлар киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш, ТР Милли музеенда “Төп нөсхә көне” кысаларынд М. Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”н, һәр елдагыча, тамашачыларга күрсәтәчәкләр.

Шул ук көнне сәгать 13.00 дә Казанның 1 Май мәйданында тантаналы митинг уздыру планлаштырыла.

16 февральдә “Хәзинә” милли сәнгать галереясында Татарстан рәссамнарының М. Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылачак.

“Быел безнең өчен иң мөһим ике тема — Габдулла Тукайның тууына 130 һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу. Әлеге искиткеч шагыйрь һәм батыр, граждан күзлегеннән караганда да үрнәк булырлык кешенең туган көне шулай зурлап уздыру − бик матур күренеш”, - диде бүген ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова "Ватанга хезмәт итү: ил бердәмлеген нагытуда тарихның роле" темасына багышланган Мәскәү ("Россия сегодня" ХМА) - Казан ("Татар-информ" МА) видеокүпере барышында.

Ул шулай ук бәйрәм чараларының Казанда гына түгел, Германиядә дә үткәреләчәген хәбәр итте. Моннан тыш, Чиләбе, Оренбург, Санкт-Петербург, Мәскәү кебек калаларда уздырылачак тантаналы чараларда да татарстанлыларның катнашуы көтелә.

Мисал өчен, 25 февраль көнне Берлинда үткәреләчәк чарага республикадан Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясеннән бер төркем иҗат коллективы җибәреләчәк.

Оренбург каласында уздырыла торган мәдәни чараларда ТРның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, ТРның атказанган артисты җырчы Рөстәм Асаев катнашуы көтелә.

“Бу бик мөһим чаралар һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүдә искиткеч зур роль уйныйлар. Без ватанпәрвәрлек хакында бик күп сөйлибез һәм Муса Җәлил батырлыгын XXI гасыр күзлеге аша күрсәтү өчен бу менә дигән мөмкинлек”, - диде министрның беренче урынбасары.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20