Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.06.2016

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары: "БДИда шпаргалка, кәрәзле телефон, гаджетлардан файдалану күңелсез тәмамланырга мөмкин"

Татарстанның чыгарылыш сыйныфларының 10, 9 мең укучысы математика буенча база дәрәҗәсендәге Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Казанда бу имтиханнарның берсе Идел буе районында Фучик урамы, 26 нчы йорт адресы буенча урнашкан 6 нчы гимназиядә үтә.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары, Дәүләт имтихан комиссиясе рәисе урынбасары Илдар Мөхәммәтов журналистларга, 2015 елдан башлап, математика буенча имтихан база һәм профиль дәрәҗәләргә бүлеп кабул ителүен искәртте. Бу – мәҗбүри тапшырыла торган имтиханнарның икенчесе. Ачыклык кертсәк, база дәрәҗәсендәге математика, гомумән, аттестат алу өчен кирәк, ул шулай ук алга таба уку йортына керү өчен математика фәне кирәк булмаган очракта тапшырыла, ә профильле математика инде, бу фән мәҗбүри булган уку йортына керү өчен кирәк. “Контроль-үлчәү материаллары база дәрәҗәсендәге 20 биремнән гыйбарәт. Анда катлаулы биремнәр юк”, - дип белдерде Илдар Мөхәммәтов. Аның сүзләренә караганда, биремнәр 5 баллы шкала буенча бәяләнә, 100 баллы шкалага күчерелми. Имтихан 3 сәгать дәвам итә.

Илдар Мөхәммәтов имтихан барышында дәүләт имтихан комиссиясе әгъзалары, җәмәгать күзәтүчеләре, федераль инспекторлар төркеме эшләвен әйтте. “Без имтиханнарның объектив рәвештә үтүен телибез”, - дип министры урынбасары һәр 74 пунктта онлайн режимда видеокүзәтү эшләвен, металл рамнар куелуын билгеләп узды.

Министр урынбасары 30 нчы май көнне рус теле буенча имтихан барышында бер укучының шпаргалка белән тотылуын шәрехләде. “Дәүләт имтихан комиссиясендә бу очракны тикшереп, нәтиҗәләрне, сынауны яңадан биреп булмаслык итеп юкка чыгардык”, - дип белдерде ул. Илдар Мөхәммәтов 9 һәм 11 нче сыйныфны тәмамлаучы укучыларга кәрәзле телефон, гаджетлар һәм башка кирәксез җайланмалардан файдаланмаска киңәш итте. Ул ата-аналарны, укучыларны да моның аяныч тәмамланырга мөмкинлеге турында кисәтте. “Бала имтиханны кабаттан бер елдан гына тапшыра алачак”, - диде. Сүз уңаеннан, чыгарылыш укучыларына үзләре белән паспорт, ручка, шоколад, су һәм, кирәк була калса, медикаментлар алырга рөхсәт ителә.

Илдар Мөхәммәтов узган елда математика буенча имтихан нәтиҗәләре Россия буенча уртача күрсәткечтән югарырак булуын билгеләп үтте. Республика буенча уртача балл 4,03 тәшкил иткән булган. Министр урынбасары быел да чыгарылыш укучыларының яхшылап әзерләнүенә өметен баглады.

Илдар Мөхәммәтов әйтүенчә, 6 нчы июнь көнне укучыларны математиканың профиль өлеше буенча сынау көтә. Аның сүзләренә караганда, укучылар “икеле” билгесе алса, сынауны кабаттан тапшыру өчен резерв көннәр билгеләнә.

Югарыда әйтелгәнчә, имтихан үткәрү пунктында оештыручылардан кала, Дәүләт имтихан комиссиясе әгъзалары, җәмәгать күзәтүчеләре, шул исәптән федераль вәкилләр эшли. Бүген федераль күзәтүче сыйфатында сынау барышын Саратовтан П. А. Столыпин исемендәге Идел буе идарә институты студенткасы Валерия Радаева күзәтә. “Минем вазифам имтихан уздыру дөреслеген мониторинглау. Әгәр берәр хокук бозу күрсәм, бу хакта дәүләт имтихан комиссиясе әгъзаларына яки имтихан үткәрү пункты җитәкчесенә хәбәр итәм. Алар шундук моның берәр чарасын күрергә тиеш. Әгәр дә ки, алар тарафыннан бу хокук бозуга чик куелмаса, моны шулай ук терким”, - дип сөйләде Валерия Радаева. Ул Саратовтан Казанга федераль күзәтүчеләр сыйфатында 23 кеше килүе турында белдерде. “Күзәтүче булу үзем өчен бик кызыклы. Әле үзем күптән түгел генә имтихан тапшырдым, шпаргалкаларым булса да, алардан файдаланмадым. Ә ел дәвамында бу фәнне өч көн генә укыган башка бер чыгарылыш укучысы, бөтен нәрсәне күчереп, миннән бюджет урынны тартып алды. Мин чыгарылыш укучыларының имтихан барышында мөмкинлекләре тигез булуын һәм барысы да гадел рәвештә узуын телим”, - дип сөйләде студент кыз. Бүген Валерия Радаева бер чыгарылыш укычысының электрон сәгать белән үтәргә омтылуы турында әйтте.

 ("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20