Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.04.2016

ТР Җәмәгать палатасы министрлыклар карамагындагы иҗтимагый советлар эшчәнлегенә анализ ясаган

ТР Җәмәгать палатасы республика министрлык һәм ведомстволар һәм федераль хакимият органнарының территориаль структуралары карамагындагы иҗтимагый советлар эшчәнлегенә мониторинг үткәргән.

Аның нәтиҗәләре турында ТР Җәмәгать палатасы советы утырышында "Россия юристлары ассоциациясе" Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты җитәкчесе, ТР Җәмәгать палатасының гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү комиссиясе рәисе Валентин Паймухин сөйләде.

Аның сүзләренчә, бүгенгә ТРның 31 министрлык һәм ведомство карамагында иҗтимагый советлар оештырылган. Аларга иҗтимагый оешма, фәнни берләшмәләр, хәйрия фондлары, ММЧ вәкилләре керә. Барлык министрлык һәм ведомстволарның сайтлары каралган. Иҗтимагый советлар оештыру башкарма хакимият органнары өчен мәҗбүри санала. ТР Җәмәгать палатасының 33 әгъзасы башкарма хакимият органнар карамагындагы иҗтимагый советларда әгъза булып тора. Иҗтимагый советлар эшчәнлегенең төп юнәлеше булып хакимият органнары компетенциясенә кертелгән өлкәләрдә дәүләт сәясәтен камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү, норматив-хокукый актлар проектларына экспертиза үткәрү санала.

Спикер билгеләп узганча, ТР Юстиция, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, ТР Мәдәният министрлыклары, ЗАГС идарәсе һәм ТР Дәүләт инспекциясе кармагындагы иҗтимагый советлар актив эш алып бара.

"Без бүген фикер алыша торган мәсьәләләр бик мөһим. Соңгы елларда оештыру күзлегеннән караганда картина шактый яхшырды. ТРның 43 муниципаль районында иҗтимагый советлар булдырылды, хәзер советлар эшенең эчтәлеген тулыландыру мәсьәләсе тора. Әлегә кадәр хакимиятнең муниципаль органнары карамагындагы иҗтимагый советларның ни белән шөгыльләнергә тиешлеге күпләргә аңлашылмый. Без районнар буенча йөрибез, советларның рәисләре белән очрашабыз һәм хезмәттәшлек буенча әллә ни проблемалар булмау ачыклана", - дип нәтиҗә ясады ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин.                

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20