Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.01.2016

ТР Министрлар Кабинеты Татарстанның 2018 елгы дөнья чемпионатына әзерлек программасын 1,3 млрд сумга киметкән

ТР Министрлар Кабинеты Татарстанның 2018 елгы дөнья чемпионатына һәм 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогына әзерлек программасын 1,3 млрд сумга киметкән. ТР Премьер-министры Илдар Халиков шул хактагы карарны имзалаган.

ТР Хөкүмәте сайтында урнаштырылган документта күрсәтелгәнчә, программаны финанслау күләме 4803,1 млн сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджеттан 2521,9 млн сум, республика бюджетыннан 1634,2 млн сум. Шулай ук 647 млн сум күләмендә бюджетан тыш чыганаклар җәлеп ителгән.

Әйтергә кирәк, 2015 елның 30 декабрендә имзаланган карар 2013 елда ук кабул ителгән программага үзгәрешләр кертә. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20