Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.06.2016

ТР Муниципаль берәмлекләр советы президиумы утырышы була

 Бүген сәгать 10да ТР Муниципаль берәмлекләр советы президиумы утырышы була.

ТР җирле үзидарәләре органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга йөз тоткан чаралар турындагы ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе проектын, республиканың шәһәр округлары һәм муниципаль районнары җирле үзидарә органнары җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында халык арасында үткәрелгән сораштырулар нәтиҗәләрен карау – утырышның көн тәртибенә шундый мәсьәләләр чыгарылган.

Президиум утырышында Татарстан Республикасы хакимияте органнары вәкилләре – Премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошин, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, министрлыклар һәм ведомсвтоларның җаваплы хезмәткәрләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары урынбасарлары катнаша.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20