Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.12.2015

ТР парламенты депутатлары ТР Иҗтимагый палатасы әгъзаларын раслады

Бишенче чакырылыш Дәүләт Советының 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яңа 20 әгъзасы раслап куелды.

Башта парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты 29 кандидатны килештергән иде. Комитет рәисе Шакир Яһүдин искәртеп узганча, 20 нче октябрьдә, ТР Иҗтимагый палатасы вәкаләтләре вакыты гамәлдән чыгу белән бәйле рәвештә, һәм "ТР Иҗтимагый палатасы турында" республика законы нигезендә, палатаның яңа составын формалаштыру турында мәгълүмат дөньяга чыгарылган иде. Ай дәвамында республиканың иҗтимагый берләшмәләреннән документлар кабул ителгән. Үз кандидатураларын тәкъдим иткән иҗтимагый оешмалардан барлыгы 30 гариза тапшырылган.

Рейтинглы тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, депутатлар 29 кандидатның 20 сен хуплады. Алар түбәндәгеләр: Ирина Александровская, Ләлә Бикчәнтәева, Александр Вельдер, Фәнил Габдрахманов, Изольда Жуйкова, Татьяна Забегина, Рафик Җәләлов, Ирек Зиннуров, Татьяна Леонтьева, Валентин Паймухин, Дмитрий Пузырев, Наталья Реснянская, Гөлзада Руденко, Гөлнара Сабирова, Лилия Таишева, Асия Тимирясова, Виктор Туманин, Равил Фәсхетдинов, Гөлнара Шаһиева.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20