Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.03.2015

ТР парламентының 6 нчы утырышы ачылды

ТР парламентының 6 нчы утырышы ачылды Бу минутларда V чакырылыш ТР Дәүләт Советының  6 нчы утырышы ачылды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, муниципаль берәмлек җитәкчеләре, дәүләт ведомстволары, органнары вәкилләре һ.б. катнаша.

Көн тәртибенә 50 ләп мәсьәлә чыгару ниятләнә. Алар арасында җәмәгать судьяларын сайлау, “Гражданнарның торак хокукларын яклау турында” Татарстан Республикасы законына үәгәрешләр кертү турында”гы ТРның 41-5 нче номерлы закон проекты, “Татарстан Республикасының дәүләт милкен хосусыйлаштыру турында” Татарстан Республикасы закон проектының 10 нчы һәм 15 нче маддәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы ТРның 87-5 нче номерлы закон проекты, “Яшь ярымнан алып өч яшькә кадәрлек балалар тәрбияләүче аерым категория гражданнарга айлык түләү турында”гы ТРның 74-5 нче номерлы закон проекты, “Сүз иреге һәм дини берләшмәләр турында” Татарстан Республикасы законының 11нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы ТРның 80-5нче закон проекты, “Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме турында” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында” 81-5 номерлы ТР законы проекты турында, “Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасы закон актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында” 45-5 номерлы ТР законы проекты хакында һ.б. бар.

Шулай ук, әлеге утырышта ТР башкарма хакимиятенең 2014 елгы эшчәнлеге хакында хисап та ясалачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20