Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.01.2016

ТР Премьер-министр Россиядә күчемсез милек һәм эшкуарлыкны үстерү буенча Castorama компаниясе директоры белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков кичә Россиядә күчемсез милек һәм эшкуарлыкны үстерү буенча Castorama (“Касторама”) компаниясе директоры Мишель Шез белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры ярдәмчесе Назил Насыйбуллин,ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты, дип хәбәр итә ТР Презиенты матбугат хезмәте.
Яклар “Касторама” компаниясенең республика базарына чыгу мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Кунакны сәламләп, Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде.
Без сезнең компанияләр төркемен һәм аның мөмкинлекләрен яхшы беләбез, безнең уртак проект буенча эшләргә стратегик карар кабул ителде, - диде Илдар Халиков, Мишель Шез әфәндегә мөрәҗәгать итеп.
Илдар Халиков сүзләренчә, катлаулы сәяси хәлгә карамастан, бу карарның үзгәрешсез калуы бүген аеруча мөһим.
Безгә төбәк өчен әһәмиятле һәм кирәкле бу проектны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудырырга кирәк, - дип ассызыклады ТР Премер-министры.
Белешмә өчен:
Castorama – француз компаниясе, ул йорт һәм төзелеш өчен кирәкле товарлар сату буенча махсуслашкан, Kingfisher британия корпорациясе составына керә.
2004 елдан Россия базарында эшли башлый.
Компаниянең гипермаркетлары Россиянең Самара, Санкт-Петербург, Мәскәү, Ростов-Дон, Омск, Краснодар, Түбән Новгород, Чиләбе, Сарытау, Пермь, Уфа шәһәрләрендә эшли.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20