Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.10.2015

ТР Премьер-министры эш сәфәре белән Чиләбедә

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков эш сәфәре белән Чиләбегә килде. Сәфәрнең төп максаты - Советлар Союзы Герое, бөек татар шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл ачу тантанасында катнашу.

И.Халиковны сәфәрдә ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Аюпова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, ТР Премьер-министры ярдәмчесе Нәзил Насыйбуллин һәм башкалар озатып йөри.

Моннан тыш, Илдар Халиков Чиләбе метталлургия комбинатында булып, җитештерүгә үзләштерелүче алдынгы технологияләр белән дә танышырга ниятли. Шулай ук ТР Премьер-министры планнарында Чиләбе дәүләт сынлы сәнгать музее һәм "Родина" орган  һәм камера музыкасы залы белән танышу да каралган.

Көн азагында ул бүген финалы булачак "Татар кызы - 2015" Бөтенросия конкурсында катнашучылар белән дә очрашачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.  

Әйтергә кирәк, 2014 елда Татарстан Республикасының Чиләбе өлкәсе белән товар әйләнеше 28,1 млрд сум тәшкил иткән (2013  ел белән чагыштырган вакытта ул 18,6 процентка арткан).

Чиләбе өлкәсенә үз товарларын «КАМАЗ» ГАҖ, «Камский бекон» ҖЧҖ, «Челны-Бройлер» ҖЧҖ,  «Кама» Сәүдә йорты" ҖЧҖ, «Авто-Трейд» ҖЧҖ, «Пивоварня Москва-Эфес» ЯАҖнең  Казандагы филиалы, «Эссен Продакшн АГ» ЯАҖ,  «Әлмәт торба заводы» АҖ, «Татспиртпром» ААҖ, «ТАИФ-НК» ААҖ, «ПО ЕлАЗ» ААҖ, «Нәфис Косметикс» ААҖ һәм башкалар җибәрә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20