Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.12.2015

ТР Премьер-министры, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, татарстанлыларга мөрәҗәгать итте

ТР Премьер-министры, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, татарстанлыларга мөрәҗәгать итте ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, татарстанлыларга мөҗәгать итте.

"Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль ассамблеясе карары нигезендә, ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Аның төп максаты булып барлык дәүләт һәм дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын коррупция проблемасына юнәлтү тора.

Дәүләтләрнең күмәк һәм килештерелгән гамәлләре коррупциягә каршы көрәш системасын көчәйтү, аның күләмен һәм нәтиҗәләрен киметүгә булыша. Безнең илебез дә дөнья дәүләтләренең әлеге проблеманы җиңү буенча эшләренә теләктәшлек күрсәтә һәм дәүләт программаларын үстерү буенча тиешле чаралар күрә.

Татарстан Республикасында 2006 елдан башлап, коррупция сәбәпләрен ачыклау һәм аларны бетерү максатында, дәүләт коррупциягә каршы көрәш программалары булдырыла һәм тормышка ашырыла.

Хокук саклау органнары республиканың дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары белән берлектә коррупция юнәлешле җинаятьләрне кисәтү, ачыклау, чик кую һәм ачуга юнәлдерелгән оештыру чаралары тормышка ашырыла.

Әйтик, уртак тарышлык белән быел 1052 җинаять ачылган, шул исәптән 786 дәүләт хакимияте һәм хезмәт мәнфәгатьләренә каршы. Аталган вакытка 417 ришвәтчелек очрагы ачыкланган, аларның 22се - зур күләмдә. Ришвәтләрнең гомум күләме 11,7 млн сум тәшкил иткән, уртача ришвәт күләме - 30 мең сум.

Хәзерге вакытта республикада озак вакытка исәпләнгән бишенче "2015-2020 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру" программасы үтәлә, ул әлеге эшчәнлек буенча 90га якын оештыру-гамәли чараларны үз эченә ала. Программада яңа юнәлешләр булып көнкүреш коррупциясен киметү һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне коррупциягә каршы стимуллаштыру санала.

Татарстан - үзенең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру, сәнәгатьне модернизацияләүне тизләтү, инновацион потенциалны үстерүне максат иткән динамикалы үсеш кичерүче төбәк. Әмма коррупциягә каршы көрәштән башка икътисадта казанышлар мөмкин түгел. Республиканың киләчәктәге казанышлары бу мәсьәләдә һәрбер гражданның килешмәүчән һәм принципиаль позициясенә бәйле дип уйлыйм", - диелгән ТР Премьер-министрының мөрәҗәгатендә.     

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20