Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.01.2016

ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Юстиция министрлыгы эшчәнлегенә югары бәя бирде

Бүген ТР Юстиция министрлыгының 2015 ел нәтиҗәләренә һәм 2016 елга каралган планнарга багышланган коллегия утырышы булды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР парламенты секретаре Лилия Маврина, ТР Президенты Аппараты вәкилләре, ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев һ.б. рәсми затлар катнашты.

“Министрлык 2015 елда барлык күрсәткечләргә дә ирешкән. Бу юстиция өлкәсендә дәүләт сәясәтенең үтәлүен күрсәтә. Юстиция министрлыгы өстенлек биргән өлкәләрнең берсе — проект эшчәнлеген камилләштерү, аның сыйфатын арттыру. Законнар язу өлкәсендә республикада төзек система булдырылган”, - дип бәяләде ТР Юстиция министрлыгы эшчәнлеген Илдар Халиков.  Аның сүзләренчә, планнан тыш закон проектлары бары ТР Президенты кушуы буенча яки федераль закон чыгару органында алдан фаразланылмаган үзгәрешләр булган очракта гына эшләнергә тиеш. Илдар Халиков республика Юстиция министрлыгының федераль законнардагы үзгәрешләргә карата тиз арада реакция күрсәтүен дә билгеләп үтте.

“Министрлык хокукларны файдалану буенча мониторинг уздыруда һәм мәгълүматларны Россия Юстиция министрлыгына җиткерүдә дә зур эш башкара. Кызганыч, башкарма хакимиятләрнең кайбер вәкилләре моңа тиешенчә игътибар бирми”, - диде ТР Премьер-министры һәм киләчәктә министрлыклар, ведомстволар, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә бу юнәлештә нәтиҗәле эшләргә, мониторингны ел дәвамында уздырырга өндәде.

“Министрлыкның муниципаль берәмлекләр белән үзара эшчәнлек мәсьәләсе дә бик мөһим. Бүгенге көндә муниципаль берәмлекләрдә кабул ителә торган хокукый норматив актларны электрон форматта бастырырга мөмкин. Әмма муниципаль берәмлекләрнең 9ы бу эшне бөтенләй башкармаган”, - дип шелтә белдерде Премьер-министр һәм моны оешмаганлык дип атап, мәсьәләне бу айда хәл итәргә йөкләмә бирде.

Илдар Халиков гражданнарның юридик яктан түбән белемле булуларына игътибарын юнәлтте. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның еллык юлламасында әлеге мәсьәлә күтәрелүен искәртеп, гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча муниципалитетларда ничек эшләүләрен мониторингларга кирәклеген ассызыклады.

Ул, шулай ук, Анатолий Фоминны ТР Иҗтимагый палатасының рәисе итеп кабат сайлануы белән тәбрик итте һәм юстиция өлкәсендә югары уңышларга ирешүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20