Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.07.2015

ТР Премьер-министры Казанда спортның су төрләре дөнья чемпионатына әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын уздырды

ТР Премьер-министры Казанда спортның су төрләре дөнья чемпионатына әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын уздырды  ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казанда 2015 елгы спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты һәм "Мастерс" категориясендә спортның су төрләре буенча XVI  дөнья чемпионатына әзерлек һәм үткәрү буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында үтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Утырышны ачып, Илдар Халиков барлык җыелучыларны Казанда 2015 елгы спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты башлану белән котлады. Ул билгеләп узганча, кичә чемпионатка иң күп спортчылар килгән көн булган. Казанга 175 илдән 3 меңнән артык атнашучы килгән һәм алдагы көннәрдә дә спортчылар килү дәвам итәчәк. "Объектларда ярышлар һәм күнегүләр бара, спорт инфраструктурасы үзенең ышанычлылыгын күрсәтте", - дип билгеләп үтте Илдар Халиков. Ул утырышта катнашучыларны 2015 елгы спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм "Мастерс" категориясендә спортның су төрләре буенча  дөнья чемпионаты кысаларында алга таба да килешенеп эшләргә чакырды.

ТР Премьер-министры аныклап узганча, "Мастерс" категориясендә спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашучылар белән эшләү өчен күбрәк игътибар таләп ителәчәк.

Төп докладлар белән ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм "Спорт проектларыныңы башкарма дирекциясе" автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Азат Кадыйров чыгыш ясады. Аерым алганда, Владимир Леонов 30 июльгә чемпионат кысаларында спортның 4 төре буенча ярышлар башлану турында хәбәр итте. Спорт объектларында 2 меңгә якын спортчы шөгыльләнә. Бүгенге көнгә 17 комплект медаль уйнтылган. "Мастерс" категориясенә килгәндә исә, чемпионат 2015 елның 5-16 август көннәрендә узачак. 2790 спортчы килү көтелә, шул исәптән Россия клубларыннан 1161 кеше.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20