Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.11.2015

ТР Премьер-министры М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреатларын бүләкләде

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасыуздырылды.

Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, ТР Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев, ТР Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, ТР Композиторлар берлеге рәисе урынбасары Резедә Ахиярова һ.б. катнашты.

Быел 18 нче тапкыр тапшырыла торган әлеге премия 1968 елда гамәлгә куелган. Ул ике елга бер тапкыр тапшырыла. Лауреатлар буенча карарны Татарстанның әйдәп баручы мәдәният, фән, мәгариф эшлеклеләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләреннән торган Муса Җәлил исемендәге республика премиясе буенча комитет кабул итә. Премиягә 30 яшькәчә булган аерым авторлар, яшьләр коллективлары, шулай ук яшьләр өчен һәм яшьләр белән эшләүче 30 яшьтән өлкәнрәк аерым авторлар дәгъва кыла ала. 2014-2015 елгы бәйге нәтиҗәләре буенча лауреат исеменә игълан ителгән конкурска министрлыклар, иҗади берлекләр, иҗтимагый оешмалар тарафыннан тәкъдим ителгән барлыгы 99 дәгъвачы үз эшләрен тапшырган булган. Премия тапшыру турындагы положение нигезендә 52 хезмәт конкурста катнашуга үткәрелгән.

Илдар Халиков Муса Җәлил исемендәге республика премиясенең сәләтле яшьләрнең әдәбият, сынлы сәнгать, музыка, бию, театр, кино, журналистика, эшмәкәрлек, мәгариф, иҗтимагый эшчәнлек өлкәләрендәге казанышлары өчен тапшырылуын искәртеп үтте.

“Әлеге бүләкнең озак еллар дәвамында тапшырылуы гына түгел, иң мөһиме – аңа ия булучыларның, чыннан да, югары уңышларга ирешүе сөендерә. Киләчәктә без аларны күренекле язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, танылган шәхесләр итеп күрәбез. Бу, үз чиратында, конкурс комиссиясенең нәтиҗәле эшләвен, премиянең, чыннан да, сәләтлеләрне ачыклау мөмкинлеген булдыруын аңлата, – дип билгеләп узды ТР Премьер-министры. Ул 1990 елдан 1997 елгача Муса Җәлил исемендәге республика премиясен тапшыруның туктатылып торуына игътибар юнәлтеп, аның торгызылуы зур уңай резонанс тудыруын ассызыклады. Бу исә тагын бер кат әлеге бүләкнең төрле өлкәләрдә зур абруйга ия булуы турында сөйли, дип билгеләп үтте Илдар Халиков. – Муса Җәлил исемендәге республика премиясе – Татарстан Президентының, Татарстан җитәкчелегенең бүгенге яшьләргә булган мөнәсәбәтләре комплексы. Яшьләр, киләчәгебез булудан тыш, – инде күптән бүгенге көнебез, чөнки алар иҗат, сәясәт, бизнес өлкәләрендә шактый хезмәт куя”.

Фотосурәт ТР Президенты матбугат хезмәтеннән алынды.

ТР Премьер-министры лауреатларны тәбрикләп, барлык уй-теләкләрегез тормышка ашсын, сезгә премиянең очраклы тапшырылмавын дәлилләргә язсын, бу бүләк соңгысы булмасын, дигән теләкләрен җиткерде.

Сәламләү сүзеннән соң, Илдар Халиков Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреатларына бүләкләр тапшырды. Аерым алганда, быел бу бүләккә милли тәрбияне үстерүгә керткән өлеше һәм татар яшьләре арасында рухи мирасны пропагандалавы өчен “Идел” яшьләр үзәге, фармацевтик химия һәм медицина өлкәсендәге инновацион эшләнмәләре өчен КДМУның фармацевтик химия кафедрасы ассистенты Александра Буховец, “Алтын Казан” мюзиклын иҗат иткәне һәм ТР музыка сәнгатен үстерүгә лаеклы өлеше керткәне өчен композитор Эльмир Низамов, татар әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше һәм яшьләр өчен “Юлларда җил ак иде”, “Одиночество” китаплары өчен язучы-прозаик Рөстәм Галиуллин, яшьләр белән актив иҗтимагый-агарту эшчәнлеге һәм “Болан кызы” китабы өчен шагыйрә Луиза Янсуар лаек булды. Аларга диплом, гөлләмәдән тыш, лауреат билгесе һәм 200әр мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылды.

Белешмә өчен. Муса Җәлил исемендәге республика премиясе белән моңа кадәр бүләкләнгән лауреат язучылар һәм оешмалар:

1968. Юзеев Илдар Гафур улы – шагыйрь, «Миләүшә» дигән шигырьләр һәм балладалар китабы өчен.
1970. Фәйзуллин Равил Габдрахман улы – шагыйрь, «Мәрмәр» исемле шигырьләр китабы өчен.
1972. Харисов Ренат Мәгъсүм улы (Ренат Харис) – шагыйрь, «Кеше» ораториясенең тексты өчен.
1974. Миңнуллин Туфан Габдулла улы – драматург, «Нигез ташлары» һәм «Үзебез сайлаган язмыш» дигән пьесалары өчен.
1976. Кашшафетдинов Миргази Солтан улы (Гази Кашшаф) – язучы-галим (үлгәннән соң), каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең мирасын барлаудагы, аның тормышын һәм иҗатын өйрәнүдәге зур хезмәтләре өчен.
1976. Мостафин Рафаэль Әхмәт улы – язучы-галим, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүдәге зур хезмәтләре өчен.
1978. Яруллин Фәнис Гатаулла улы – язучы, «Аерылмас дустым», «Сагыш» дигән җыентыклары өчен.
1982. Вәлиев Разил Исмәгыйль улы – әдип, шагыйрь, «Яшисе килә» дигән повесте һәм яшьләргә багышланган җырлар циклы өчен.
1982. Миңнуллин Роберт Мөгаллим улы – шагыйрь, балалар өчен язылган «Акбай цирк карый», «Җиде абый тай җигә», «Айга очтык» дигән шигъри китаплары һәм телевидение аша әдәбиятны актив пропаган-далаганы өчен.
1984. Хәмидуллин Ризван Мирхәбибулла улы (Ризван Хәмид) – драматург, «Китәм инде», «Синең уры¬ныңа кайттым» дигән пьесалары өчен.
1988. Маликов Дөлфәт Госман улы (Зөлфәт) – шагыйрь, «Көзге учаклар» дигән китабы һәм соңгы елларда «Казан утлары», «Ялкын» журналларында басылып чыккан шигырь бәйләмнәре өчен.
1989. Түбән Камадагы «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе (җитәкчесе – язучы Хисмәтуллин Рәхмәтулла Хисмәтулла улы – Рахмай Хисмәтуллин).
1990. Зәйдуллин Ркаил Рафаэль улы – шагыйрь, «Күрәзә» исемле шигырьләр китабы өчен.
2003. Вәлиев Мөдәррис Харис улы (Салих Маннапов) – Татарстан Республикасының «Мәгариф» Милли нәшрияты директоры, шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, талантлы яшь авторларга эзлекле ярдәм күрсәткәне өчен.
2003. Республика яшьләренең «Сәләт» иҗтимагый фонды (җитәкчесе – шагыйрь, техник фәннәр докторы Сөләйманов Җәүдәт Шәүкәт улы).
2013. Шәехов Ленар Миңнемөһим улы. Шагыйрь. "Дүртенче кат... Бишенче кат...", "Җылытасы килә дөньяны" китаплары өчен.
2013. Мөхәммәтшин Рүзәл Фәиз улы. Шагыйрь. "Каралама" китабы өчен.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20