Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.03.2015

ТР Премьер-министры РФ Юстиция министрлыгы ТР буенча идарәсенең яңа башлыгын тәкъдим итте

 РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бу структураның яңа башлыгы белән таныштырды. Шул рәвешле, Татарстан Конституцион судының элеккеге рәисе Виктор Демидов идарә җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу чарада РФ Юстиция министрлыгы Түбән Новгород өлкәсе буенча идарәсе башлыгы Елена Святкина, дәүләт хакимияте федераль органнары территориаль структуралары җитәкчеләре, ТР министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары катнашты.

Елена Святкина, Виктор Демидовны яңа вазыйфада тәкъдим итеп, ул төбәк буларак Татарстан спецификасын белә, дәүләт хакимияте органнары, гражданлык җәмгыяте институтлары белән үзара элемтә буенча бай тәҗрибәгә ия, дип билгеләп үтте.

Илдар Халиков Виктор Демидовның Татарстан Конституцион суды рәисе вазыйфасында башкарган эшен билгеләп үтте һәм аның яңа вазифага билгеләнүенә шатлануын белдерде. Ул шулай ук Виктор Демидовның галим-хокук белгече буларак уңышларын барлады, аның 200 дән артык фәнни хезмәте бар, шул исәптән 6 монография, 1 дәреслек һәм 9 укыту әсбабы.

РФ Юстиция министрлыгы ТР буенча идарәсенең яңа башлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, РФ юстиция министры Александр Коноваловка ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. “Миңа бу ышанычны аклыйсы кала. Идарә алдында торган бурычларны аңлыйм. Идарә эше хөрмәтле хезмәттәшләрем Гөлнара Сереева һәм Наил Сафиуллин ирешкән югары дәрәҗәдә булачагына шикләнмим һәм мин аларга чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Алар нигез салган традицияләр сакланачак һәм яңалары өстәләчәк”, - диде Виктор Демидов.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20