Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.05.2016

ТР Премьер-министры: «Татарстан Россия белән Кытайның үзара элемтәләрен киңәйтүдә бәйләп торган звено булырга әзер»

Татарстан Россия белән Кытайның үзара элемтәләрен киңәйтүдә бәйләп торган звено булырга әзер. ТР Премьер-министры Илдар Халиков бу хакта бүген Казанда ачылган "Татарстан – Сычуань" эшлекле форумында чыгыш ясаганда белдерде.

Искәртеп үтик: әлеге чара Кытайның Сычуань провинциясе Коммунистлар партиясе комитеты секретаре Ван Дунминның ТРга эш сәфәре кысаларында үткәрелә.

Форумда катнашучылар арасында ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Сычуань провинциясенең Реформа һәм үсеш буенча комитеты башлыгы Тан Лиминь, Татарстан Республикасы һәм Кытай Халык Республикасының дәүләт хакимияте органнары һәм бизнес-даирә вәкилләре бар.

"Татарстан безнең илләрнең үзара элемтәләрен киңәйтүдә бәйләп торган звено булырга әзер. Соңгы 9 айда ТР белән Сычуань провинциясе делегацияләре 7 тапкыр очрашты. Бу тугандаш төбәкләр арасында ышаныч дәрәҗәсе һәм хезмәттәшлек итү теләге югары дәрәҗәдә булуы турында сөйли", - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры чыгышында.

"Без үзара мөнәсәбәтләрне үстерүгә заманча этапта яңа этәргеч бирә алырбыз дип ышанабыз. Без нефть чыгару һәм эшкәртү, автомобильләр, вертолетлар, самолетлар, суднолар җитештерә торган республика, без инвесторларга уңайлы шартлар булдыру өчен махсус мәйданчыкларга аерым игътибар бирәбез. Мәдәният, спорт, мәгълүмат технологияләре өлкәләрендә дә хезмәттәшлек итә алырбыз дип ышанам", - диде И.Халиков.

"Казанда Татарстан-Сычуань бизнес форумын үткәрү ике як өчен дә файдалы элемтәләрне үстерүгә, уртак проектларны чынга ашыруга ярдәм итәчәгенә ышанам", - диде Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе.

Кытайның Сычуань провинциясе Коммунистлар партиясе комитеты секретаре Ван Дунмин шулай ук ике төбәк арасында сәүдә-икътисадый элемтәләрне ныгытырга кирәклеге турында ассызыклады.

«Татарстан Россиядә фән һәм мәгариф үзәге һәм табигый ресурслар мул булуы белән танылган, инвесторларны җәлеп итү өчен иң яхшы инфраструктуралы һәм шартлар тудырылган төбәк. Нефть химиясе, авыр йөк машиналары, вертолетлар һәм башка сәнәгать продукцияләре көчле көндәшлеккә ия. Казан республика башкаласы буларак үз тарихы һәм мәдәнияте белән танылган", - дип билгеләп үтте Кытай делегациясе җитәкчесе.

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов республиканың сәнәгатьтә куәтен презентацияләү белән чыгыш ясады, Татарстан белән КХРның, аерым алганда, Сычуань провинциясе белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлеге турында сөйләде. 2015 елда Татарстан белән Кытай арасында тышкы сәүдә әйләнеше 1,7 млрд юань (264 млн доллар) тәшкил иткән, дип белдерде ул.

Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, үз чиратында, форумда катнашучыларга төбәкнең инвестицион потенциалы турында сөйләде.
"Статистика буенча 2015 елда Татарстан көн саен 2,3 млн доллардан артык инвестиция җәлеп иткән. Безгә бөтен дөньядан инвесторлар килә. Узган ел без Япония, Америка, Европа, әлбәттә, Кытай партнерларыбыз белән яңа производстволар ачтык", - дип ассызыклады Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе. Татарстанда Кытай бизнесы катнашында эре инвестицион проектлар гамәлгә куела. Күптән түгел Чаллыда "Haier" компаниясе белән бергә "Мастер" КИП территориясендә - Россиядә беренче суыткычлар җитештерү заводы ачылды.

"Без Россиядә бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тәкъдим итәбез", - дип ассызыклады Т.Миңнуллина, Кытай делегациясе әгъзаларына мөрәҗәгать итеп.

Эшлекле форум кысаларында төрле өлкәләрдә, шул исәптән Татарстанның әйдәп баручы вузлары белән Сычуань провинциясе университетлары арасында хезмәттәшлек итү буенча документлар имзаланды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20