Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.02.2016

ТР Премьер-министры яшьләр сәясәте өлкәсендә матди базаны җентекләп тикшерү зарурлыгына басым ясый

2015 нче елда Татарстанда яшьләр сәясәте өлкәсендә шактый җитди нәтиҗәләргә ирешелгән – инфраструктура үсеше процессларына игътибар бирелгән. Бу хакта бүген ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында төп доклад белән чыгыш ясаган министр Владимир Леонов бәян итте.

Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә узган утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, статс-секретарь – Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, РФ Дәүләт Думасының физик тәрбия, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм башкалар катнашты.

Владимир Леонов хәбәр иткәнчә, былтыр республика муниципаль берәмлекләрендә яшьләр сәясәте өлкәсендә 14 учреждение ачылган – Казанда, Яр Чаллыда, Югары Ослан, Зәй, Минзәлә, Теләче районнарында 10 яшүсмерләр клубы, Зәй районында 1 яшьләр үзәге, Биектау, Сарман районнарында яңа җәйге лагерьлар, Арча районында 1 “Форпост” үзәге үз ишекләрен ачкан. Министр сүзләренә караганда, тагын 50 лагерь, 20 яшьләр үзәген, 8 психологик ярдәм үзәген ремонтлауга ихтыяҗ бар. Алар буенча аерым программа әзерләп, Хөкүмәткә кертергә ният бар. Шул рәвешле, 2016 нчы елның 1 нче гыйнварына Татарстанның яшьләр инфраструктурасында 350 учреждение исәпләнә. “Күп еллар дәвамында республика яшьләр иҗтимагый оешмалары өчен уртак йорт була алырлык республика яшьләр үзәге өчен бина бүлеп бирү мәсьәләсе актуаль кала”, - дип ассызыклады министр. Ул хәбәр иткәнчә, 2015 нче елда Татарстанда 250 дән артык республика яшьләр чаралары уздырылган.

Владимир Леонов билгеләп узганча, ТР Президенты Указы нигезендә “ТР яшьләр сәясәте өлкәсенең атказанган хезмәткәре” мактаулы исемен гамәлгә кую узган елның мөһим вакыйгасы булды.

Министр һәр муниципаль берәмлектә булдырылган яшьләр парламентларының ТР Президенты сайлау барышында үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәтүен белдерде. “Сайлау комиссиясе мәгълүматы буенча, яшьләрнең 78 проценттан артык өлеше тавыш бирүдә катнашкан”, - дип белдерде ул. Владимир Леонов илнең күп кенә төбәкләрендә уңышлы гына эшләп килгән Яшьләр Хөкүмәте проектына тукталып, министрлыкның әлеге инициативасы апрель аенда Республика яшьләр форумында тәкъдим ителәчәген әйтте.

Владимир Леонов узган елгы казанышларның берсе буларак яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренең уртача эш хакын арттыруга ирешелгәнен билгеләп узды. Ул 78 процентка артып, 20 мең 231 сум тәшкил иткән.

Илдар Халиков министрлык эшчәнлегенә бәя биреп чыгыш ясаганда, яшьләр сәясәте өлкәсенә тукталды. “ТР Президентын сайлауда яшьләрнең күпләп катнашуы – зур казаныш. Аларның 78 процент дәрәҗәсендә катнашуы иң югары күрсәткеч. Элегрәк моның ничек булуын хәтерлибез – ул көчкә 30 проценттан узып китә иде. Сайлауларга мөнәсәбәтне үзгәртү патриотизмны, Татарстанга мәхәббәтне тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Татарстан Президентын сайлау – ниндидер билгеле бер затны сайлау дигән сүз түгел, бу, беренче чиратта, шәхси мөнәсәбәтеңне белдерү, киләчәккә ышаныч күрсәтү дигән сүз”, - дип белдерде Хөкүмәт башлыгы.

Ул бу активлыкның сайлауда гына түгел, күп кенә процессларда, күп кенә инициативаларда чагылыш табуын ассызыклады. Илдар Халиков “Созвездие-Йолдызлык”, “Сәләт” хәрәкәтләренең озак еллар сүнмәвен, киресенчә, киңрәк колач җәюен билгеләп үтеп: “Сез, яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүчеләр, көчле рухыгызны саклап калып, һаман да күбрәк яшьләрне җәлеп итеп, үз хәрәкәтләрегезне үстерәсез”, - дип мөрәҗәгать итте.

Премьер-министр яшьләр сәясәте өлкәсендә матди базаны җентекләп тикшерү зарурлыгына басым ясады. “Спорт юнәлешендә соңгы елларда шактый гына яхшы объектлар күрсәк, яшьләр сәясәте өлкәсендә әлегә моның белән мактана алмыйбыз”, - диде.

Илдар Халиков яшьләрне тәрбияләү темасы “2030 стратегиясе”ндә билгеләп үтелгәнен шәрехләде. “Министрлык тарафыннан башкарыла торган яшьләр сәясәте бу категориягә керүче вәкилләрнең һәммәсе өчен яңа мөмкинлекләр ачарга тиеш. 2016 нчы елда министрлыкка бу документны гамәлгә ашыру буенча ведомствоара план әзерләргә кирәк”, - дип белдерде Хөкүмәт җитәкчесе.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20